16+

Казан–Франкфурт рейсы озайтылды

Быел җәй Казан - Франкфурт-на-Майне-Казан маршруты буенча туры рейс­лар ачылган иде.

Быел җәй Казан - Франкфурт-на-Майне-Казан маршруты буенча туры рейс­лар ачылган иде.

Бу маршрут Германия белән Татарстан арасын бар яклап якынайтты. Тукталышсыз рейслар ачылу туристлар, эшмәкәрләр өчен дә көтелгән вакыйга булды. Бай тарихлы Казан икътисади, мәдәни, сәнәгать өлкәсендә кызыклы шәһәр, спорт үзәге булып торса, Франкфурт-на-Майне коммерция шәһәре буларак билгеле. Ул Германиянең иң эре финанс үзәкләренең берсе. Бу исә эшмәкәрләргә ике арада бизнесларын җайга салырга ярдәм итәчәк.

Казан - Франкфурт - Казан маршрутына июньдә үк октябрь аена кадәр билетлар беткән иде диярлек. «Казан» халыкара аэропортының партнеры «Аэрофлот» авиа­компаниясе әлеге рейсны кышкы вакытта да озайтырга булган.
- «Аэрофлот» авиакомпаниясе белән берлектә әлеге маршрутны үстерү максатында күп эш башкардык, - диде «Казан» халыкара аэропорты ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алексей Старостин. - Җәйге навигация нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан - Франкфурт-на-Майне-Казан маршрутына ихтыяҗ зур. Ул татарстанлылар, чит төбәк халкы өчен дә файдалы, кирәкле рейс булып чыкты. Шуңа да очыш программасын көзге, кышкы вакытка озайту карары кертелде.

Самолетлар җәйге чордагы кебек үк атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак. Очкычлар Казаннан иртәнге 10.00 сәгатьтә кузгалып китә, 13 сәгать 20 минутта Франкфуртка килеп җитә. Кире кайта торган рейслар Франкфурттан 14 сәгать 55 минутта кузгалып, Казанга 19 сәгать 55 минутта килеп җитә. Казаннан Германия­гә барып-кайту бәясе эконом класс өчен 25 мең сумнан башлана. Тукталышсыз линиядә заманча, уңайлы Airbus А320 һава суднолары хезмәт күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading