16+

Казанга 30 илдән «йөгереп» килделәр

Татарстан башкаласында 2015 елдан башлап «Казан марафоны» оештырыла. Быелгы марафон кысаларында йөгерү буенча Россия чемпио­наты да үткәрелде.

Татарстан башкаласында 2015 елдан башлап «Казан марафоны» оештырыла. Быелгы марафон кысаларында йөгерү буенча Россия чемпио­наты да үткәрелде.

«Казан марафоны» спорт чарасында 20 меңнән артык кеше катнаш­ты, 30 илдән йөгерешчеләр килгән иде. Шимбә көнне, ягъни 4 майда 9 мең һәвәскәр 3 километр араны массакүләм йөгереп узды.

– Татарстан республикасы – спорт чаралары оештыруда әйдаман. Быел Казандагы марафонга Россия чемпио­натын да туры китердек. Казан марафоны маршруты Европада иң матур маршрутларның берсе санала, – диде Россия җиңел атлектика федерациясе спорт директоры Андрей Крупорушников.
Профессиональ йөгерешчеләр һәм теләге булган һәвәскәрләр 5 майда 10; 21,1 километр арага йөгерде. Марафон 42 километр 200 метрны тәшкил итте. Ир-атлар арасында марафон дистанциясен 2 сәгать 12 минут 56 секундта узып, Татарстаннан Степан Киселев җиңде. Хатын-кызлар арасында марафонда Якутиядән Сардана Трофимовага тиңнәр табылмады, ул 42,2 километр­ны 2 сәгать 31 минут 31 секундта буйсындырды. Степан Киселев белән Сардана Трофимова – икесе дә Россия чемпионы исемен яулады.

– Казан марафонында катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу марафон Татарстан башкаласына илнең туристлык, спорт үзәге булырга, шулай ук Европадагы һәм дөньядагы зур йөгерешләр дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкинлек тудыра. Казанда төрле чаралар, шул исәптән зур спорт чаралары үткәрү өчен кирәкле барлык инфраструктура тудырылган, – дип, фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading