16+

Казанга реставраторлар җыелды

Бүген Казанга дөньяның төрле почмагыннан реставрация өлкәсендә эшләүче күренекле белгечләр җыелды.

Бүген Казанга дөньяның төрле почмагыннан реставрация өлкәсендә эшләүче күренекле белгечләр җыелды.

II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтаеның темасы - "Тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм торгызу: Россия һәм халыкара тәҗрибә". Хәзерге вакытта Россия территориясендә 140 меңләп тарихи кыйммәткә ия объект исәпләнә. Шуның 25 меңе - федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни истәлек-һәйкәл. 26 объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, тагын 24е анда эләгүгә дәгъва белдерә.

Форум кысаларында реставрация өлкәсендә Россия проектлары күргәзмәсен оештыру, шулай ук Россия реставрацияләүчеләр берлеге утырышын уздыру планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading