16+

Казанга Якутиядән вахтачылар кайтты

Бүген Казанга Якутиядә эшләгән вахтачылар кайткан.

Казанга Якутиядән вахтачылар кайтты

Бүген Казанга Якутиядә эшләгән вахтачылар кайткан.

Барлыгы 69 кеше очып кайткан. Коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәре буенча, кайтучыларның барысы да медицина күзәтүе үткән. Шуннан соң аларны "Ливадия" шифаханәсенә ике атналык мәҗбүри карантинга җибәргәннәр.

Вахтачылар биредә табиблар күзәтүе астында булачак һәм анализлар алыначак.

Татарстан вахтачыларын республикага алып кайтып урнаштыру үтенече белән республика президенты Рөстәм Миңнехановка “Стройтранснефтегаз” җитәкчесе Иван Сибирев мөрәҗәгать иткән.

Алар кайткан төбәктә пандемия башланганнан бирле рәсми рәвештә коронавирус белән 437 кеше чирләп киткән һәм 4 хаста вафат булган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading