16+

Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килергә җыена

Япония футбол федерациясенең мактаулы рәисе - 64 яшьлек принцесса Хисако Такамадо Казанга 21 июньдә япон футболчыларының өйрәнүләренә килергә ниятли.

Принцесса 1994 нче елдан бирле Япония командасы катнашкан Дөнья чемпионатларына йөри. 19 июньдә ул Саранскида булачак, бу көнне анда Япония белән Колумбия командалары уйнаячак. 23 нче июнь көнне исә принцесса Екатеринбургта Сенегал белән очрашуда үз җыелма командасы өчен җан атарга җыена. 
Соңгы 100 елда Япония императоры гаиләсе әгъзаларының Россиягә килгәне булмаган.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X