16+

Казанлылар күчмә пунктларда диспансеризация уза алачак

3 ноябрьдән Казанның иң эре поликлиникаларында өлкәннәрнең аерым төркемнәре өчен күчмә диспансеризация башлана.

3 ноябрьдән Казанның иң эре поликлиникаларында өлкәннәрнең аерым төркемнәре өчен күчмә диспансеризация башлана.

20нче шәһәр поликлиникасына, 21нче шәһәр поликлиникасына һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән халык өчен өч мобиль комплекс 6.00 дән 22.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.

20 нче шәһәр поликлиникасына беркетелгән гражданнар:

3-10 ноябрьдә – «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәге парковкасы территориясендә (Ю. Фучик ур., 90 й.);

16-17 ноябрь, 23-24 ноябрь, 30 ноябрь һәм 1 декабрь – «Весна» торак комплексында.

Диспансеризацияне узуга алдан язылырга кирәк. Элемтә өчен телефоннар: 8-950- 329-13-40, 528-03-20. Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.

21 нче шәһәр поликлиникасына беркетелгән гражданнар:

3-10 ноябрьдә-К. Гали ур., 1 й. парковка территориясендә;

16-17 ноябрь, 23-24 ноябрь – Фучик урамындагы 14 нче йорт ишегалдында;

30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә - "Лента" кибете парковкасы территориясендә (Габишев ур., 32 йорт).

Язылу өчен телефон: 8-952-041-37-77. Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.

7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән гражданнар:

3-10 ноябрьдә – 113нче мәктәп янында (Адоратский ур., 36а).

Халыкны исемлек буенча чакыралар. Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.

Диспансеризациягә нәрсәләр керә:

-  терапевт консультациясе

-  канның гомуми анализы

-  глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерү

-  45, 50, 55, 60, 64 яшьтә ПСА (онкомаркер) дәрәҗәсен тикшерү

-   электрокардиограмма (ЭКГ)

-  флюорография

-  яшерен канга анализ (40 яшьтән 64 яшькә кадәр 2 елга бер тапкыр: 40,42,44,46 һ. б., 65 яшьтән 75 яшькә кадәр ел саен).

Хатын-кызларга өстәмә рәвештә:

-  гинекологны тикшерүе

-  маммография (40 яшьтән 74 яшькә кадәр 2 елга бер тапкыр: 40, 42, 44, 46 һ. б.)

-  онкоцитологиягә мазок (18 яшьтән 63 яшькә кадәр 3 елга бер тапкыр, ягъни 18, 21, 24 һ. б.)

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә һәркем үз сәламәтлеген бушлай тикшерә ала. Исегезгә төшерәбез, диспансеризацияне Казанда яшәүчеләр үзләре беркетелгән поликлиникаларда узарга мөмкин. Диспансеризация турында тулырак мәгълүматны www.диспансеризациярт.рф рәсми сайтында белергә була.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading