16+

Диктант өчен бишле генә түгел, ә бишле + ал!

“Татарча диктант” акциясе менә инде ничә ел рәттән барлык ил буенча татарларны берләштерүче матур чара булып тора. Быел ул тугызынчы тапкыр уздырылачак.

Диктант өчен бишле генә түгел, ә бишле + ал!

“Татарча диктант” акциясе менә инде ничә ел рәттән барлык ил буенча татарларны берләштерүче матур чара булып тора. Быел ул тугызынчы тапкыр уздырылачак.

Төп көннәре - 8, 9, 10 ноябрь. Бу көннәргә 5 меңгә якын оештыру ноктасы булдырылачак. Төп нокта булып елдагыча Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган. Быел да ул әлеге акция өчен 300гә якын кунак кабул итәргә җыена. Язу өчен 3 төрле текстлар әзерләнгән: катлаулы, уртача һәм җиңел дәрәҗәдә. Зур текстны Татарстан һәм Башкортстан язачак. Моның өчен Ш.Камалның “Матур туганда” романының өзеге бирелә. Уртача текстны Россия төбәкләре яза ала. Бу Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәреннән өзек ул. Чит ил вәкилләре өчен исә М.Әмирнең “Агыйдел” хикәясе сайланган. Оештыручылар сүзләренчә, быел тикшерү критерийлары йомшаграк булачак. “Татарча диктант 2024” акциясенең кураторы Амил Нур: “Статистика буенча 50 проценттан артык катнашучы диктантны бишлегә яза. Күп очракта хата тыныш билгеләрендә китә. Быел мондый хаталарга игътибар кимиячәк”. Шуңа бәйле рәвештә бер хата җибәрелсә дә, бишле алу мөмкинлеге бар. Шулай да бер хатасыз язучыларны да аерым билге көтә, башка еллардан аермалы, алар гади бишле генә түгел, ә бишле + алачак. Амил Нур сүзләре буенча акция диктант язу өчен генә түгел, ә яңа танышулар өчен дә яхшы мәйданчык булып тора. Монда рәхәтләнеп үз фикердәшләреңне, дусларыңны табып була. 

Диктантны онлайн һәм офлайн форматта язып була. Татарча диктант сайтында барлык оештыру нокталары билгеләнгән, ә онлайн язучылар 8-10 ноябрь көне диктантны ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында сәгать 11:00дә тыңлап яза алачак. Диктантны укучы төп диктор исеме әлегә сер булып тора.

Чит илләргә килсәк, узган ел акциядә 31 чит ил вәкилләре: болар арасында Америка Кушма Штатлары, Төркия, Европа илләре, Казахстан, Әзәрбәйҗан һ.б. бик күп илләр катнашкан. Быел шулай ук яңа мөмкинлекләр кертелгән: диктантны латин әлифбасында язып була. Оештыручылар әйткәнчә, кайбер илләр хәтта берләшеп туры трансляцияләр уздыралар. Мәсәлән, быел да бу трансляция узачак. Анда диктанты Сәйдә Мөхәммәтҗанова укыячак. 

Моннан кала, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ш.Камал юбилеена каралган күргәзмә дә ачылачак. Ә Татар китабы йортында балалар өчен гарәп каллиграфиясе буенча осталык дәресе узачак. 

Ел саен әлеге акциядә бер миллионга якын кеше катнаша. Быел да әлеге сан кимемәс, дип ышана оештыручылар. Диктантлар исә  бер ай эчендә татар теле белгечләре һәм укытучылар тарафыннан тикшерелә. Билгеләрне 10нчы декабрь көне diktant.tatar сайтында белеп була.

Әдилә Әхмәтшина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading