16+

Казанлыларның 70 процентка якыны 2019 елда тормыш яхшырачак дип саный

Казан 2019 елга оптимизм белән караган Идел буе федераль округындагы 5 шәһәр арасына кергән. Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 68,06 проценты киләсе елда тормыш яхшырачак дип саный. «Промрейтинг» аналитик агентлыгы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Әйтик, бу җәһәттән Йошкар-Олада яшәүчеләр иң уңай карашта булулары белән аерылып тора. Биредә халыкның 69,23 проценты киләчәккә оптимизм белән карый. Бишлеккә шулай ук Киров, Чабаксар, Пермь шәһәрләре дә кергән.

Экспертлар тагын биш аспект буенча тикшеренү үткәргән. Мисал өчен, сораштыру мәгълүматлары буенча, казанлыларның 81,02 проценты Яңа елны билгеләп үтәчәк. Аларның 75,93 проценты ризыкларны үзе әзерли, 2,78 проценты исә әзер ашамлыкларга заказ бирәчәк. Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 53,14 процентының өстәлендә исерткеч эчемлекләр булачак.

Казанлыларның 53,7 проценты ясалма чыршыны хуп күрә, 27,78 проценты исә чын чыршы бизәгән. Казанда яшәүчеләрнең 66,2 проценты Яңа ел төнендә телевизор караячак.

чыганак - tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading