16+

Казанлыларны бәйләргә өйрәнергә чакыралар

«Игелекле эшләр көне» фонды остаханәсендә «40 игелек элмәге» халыкара клубы белән берлектә Бәйләү мәктәбе эшли башлады, дип хәбәр итә kzn.ru. Бәйләү клубында төрле яшьтәге хатын-кызлар, шул исәптән бәйләү өлкәсендә профессионаллар да катнаша ала.

Пенсионерлар, күп балалы әниләр бәйләү дәресләренә бушлай йөри ала, бәйли белмәгәннәр өр-яңадан укый, кемнәрдер булган күнекмәләрен үстерә, бер-берсе белән аралаша һәм шул ук вакытта социаль яктан якланмаганнарга ярдәм итә ала. Әйтик, хәзер клубта хатын-кызлар бияләйләр бәйләячәк, аларны соңыннан мохтаҗларга бүләк итәчәкләр.

Бәйләү буенча дәресләр Калинин урамы, 3 адресы буенча (атнаның һәр шимбәсендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр) һәм Гаврилов урамы, 22, «Лада» яшүсмерләр клубында (атнаның һәр чәршәмбесендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр) үтә, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading