16+

Казаннан игелекле нур тарала

Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр исәпләнелгән үсеш стратегиясе яссылыгында Казан да төзек, тормыш-көнкүреш өчен уңайлы, экологик чиста, имин һәм игелекле шәһәр булырга омтыла.

Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр исәпләнелгән үсеш стратегиясе яссылыгында Казан да төзек, тормыш-көнкүреш өчен уңайлы, экологик чиста, имин һәм игелекле шәһәр булырга омтыла.

– «Игелекле Казан» проектын без үзебезнең эчке эшчәнлек сыйфатында гына башлап җибәргән идек, ләкин ул алай гына булып чыкмады, – диде мэр Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә.

Җитәкче үзе үк аңлатма да бирде.
–Тәүге мәртәбә үткәрелгән «Игелекле Казан» форумында Россия Федерациясе Президенты Аппаратыннан да вәкилләр катнашкан иде. Казанның хәйриячелек өлкәсендәге башлангычын бик ошаттылар, безнең проект Татарстаннан читтә дә зур кызыксыну тапты, – диде мэр Илсур Метшин.
Казан Ратушасында 29-30 ноябрьләрдә «Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе» III Бөтенроссия форумы үткәрелә. Узган елгы форумда Россиянең төрле төбәкләреннән 300 делегат катнашкан. Форумда катнашу өчен dobroforum.ksn.ru сайты аша теркәлергә кирәк. Төбәкләрдән 200дән артык мөрәҗәгать кергән инде.
– Төп тема – төбәкләрнең хәйриячелекне үстерүдәге тәҗрибәләре белән уртаклашу. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка шәһәрләр үз эшчәнлекләре турында сөйләячәк, – дип таныштырды шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

Россия Федерациясе Президенты Аппараты идарәсе җитәкчесе Сергей Новиков, Россия Иҗтимагый палатасының коммерциячел булмаган секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга теләктәшлек комиссиясе рәисе Елена Тополева-Солдунова, Россия Икътисади үсеш министрлыгының инновацион үсеш департаменты директоры Артем Шадрин, Добро Mail.ru сервисы җитәкчесе Александра Бабкина форумга киләселәре турында хәбәр иткәннәр.
Форум кысаларында хәйриячелек эшчәнлегенә өйрәтү семинарлары да үткәрелә. Быел һөнәри «торгынлык» һәм корпоратив фандрайзинг темалары да күтәрелә. Мәсәлән, кемдер берәр социаль эшне башкарырга алынганда, йөреп-йөреп тә чишелеш таба алмыйча, туктап калырга мөмкин. Тәҗрибәле волонтерлар шушы торгынлык халәтеннән чыгу юлларын күрсәтәчәк. Инглиз телендәге «фандрайзинг»ны үзебезчә «бергәләшеп», русча язсак, «вместе» дип рәхәтләнеп кулланып булыр иде. Мәсәлән, бер кеше яки бер оешма үзе генә теге яки бу социаль эшне гамәлгә ашыра алмый: теләге булып та акчасы җитми. Шушындый очракларда эшне берничә кеше яки берничә оешма берләшеп башкара.
Айрат Фәизов сөйләгәнчә, Казандагы коммерциячел булмаган 66 оешма социаль эчтәлекле проектларын гамәлгә ашыру өчен 114 миллион сум грант алган. Социаль эчтәлекле проектларга конкурслар ел саен Россия күләмендә дә, шулай ук Татарстанда да оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading