16+

Казаннан "Изге Болгар җыены"на бару өчен өстәмә автобуслар йөри

20 майда "Изге Болгар җыены" мөселманнар корылтае үткәреләчәк көнне "Көньяк" автовокзалыннан өстәмә иртәнге рейс җибәреләчәк. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. Теләге булганнар Болгарга автобуста барып кайта ала. "Казан-Болгар-Казан" маршруты буенча даими рәвештә автобус йөри. "Көньяк" автовокзалыннан автобуслар көн саен 10.00 һәм 17.45 сәгатьтә кузгала. Ә Болгардан (музей-тыюлык) көн саен 06.00...

20 майда "Изге Болгар җыены" мөселманнар корылтае үткәреләчәк көнне "Көньяк" автовокзалыннан өстәмә иртәнге рейс җибәреләчәк. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Теләге булганнар Болгарга автобуста барып кайта ала. "Казан-Болгар-Казан" маршруты буенча даими рәвештә автобус йөри. "Көньяк" автовокзалыннан автобуслар көн саен 10.00 һәм 17.45 сәгатьтә кузгала. Ә Болгардан (музей-тыюлык) көн саен 06.00 һәм 14.00 сәгатьтә китә.

Шулай ук әлеге маршрутта шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә туристик юнәлеш оештырылган. Автобуслар "Башкала" автовокзалыннан - 08.40, Болгардан - 16.00 сәгатьтә кузгала. "Көньяк" автовокзалыннан - китү вакыты - 9.00 сәгатьтә.

Исегезгә төшерәбез, 20 майда борынгы Болгар шәһәрендә традиция буенча "Изге Болгар җыены" мөселманнар корылтае узачак. Чараны уздыру көнендә "Көньяк" автовокзалыннан 06.30 сәгатьтә китүче махсус өстәмә рейс кертеләчәк. Болгардан бу автобус 15.00 сәгатьтә кузгалачак. Кирәк булса, оператив рәвештә өстәмә рейслар оештыру да күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading