16+

Татарстанлыларның беренче ике төркеме хаҗга кузгалып китте

Июнь аеның 26сыннан 27есенә каршы төнендә, Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең беренче ике төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. 98 кешедән торган төркем Казан – Истанбул (очкыч), Истанбул – Җиддә (очкыч), Җиддә – Мәккә (автобус) шәһәрләре аша узачак. Кире кайту Мәдинә – Истанбул – Казан маршруты буенча 21нче июльдә  булачак.

Июнь аеның 26сыннан 27есенә каршы төнендә, Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең беренче ике төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. 98 кешедән торган төркем Казан – Истанбул (очкыч), Истанбул – Җиддә (очкыч), Җиддә – Мәккә (автобус) шәһәрләре аша узачак. Кире кайту Мәдинә – Истанбул – Казан маршруты буенча 21нче июльдә  булачак.

Быелгы хаҗ сезоны шулай ук җәйнең иң кызу вакытына – 27 июнь – 20 июль көннәренә туры килү белән дә аерылып тора. 
Беренче ике төркем хаҗилар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе остазлары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин һәм Айрат хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә хаҗ кылачак. Төркем җитәкчеләре хаҗ һәм гомрә кылу тәҗрибәсе булулары, гарәп телен, шәригать фәннәрен, хаҗ кылу тәртипләрен яхшы белүләре буенча сайлап алынды. Мисал өчен, Зөлфәт хәзрәт Габдуллин дистә елдан артык хаҗ төркемнәрен җитәкли. “ДУМ РТ Хаҗ” оешканнан бирле “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара, барлык тәҗрибәле укытучылар хаҗны оештыру эшләренә җәлеп ителде.

Һәрбер төркемдә, төркем җитәкчеләрен дә кертеп, 49ар кеше. Һәр төркемдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар хаҗиларның сәламәтлеген сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр кайгыртып торачак.

Һәр төркем изге җирләргә барып җитү белән иң беренче чиратта гомрә – кече хаҗ кылачак. 2022 елда олы хаҗ исә якынча 7нче июльдә (Зөлхиҗҗә аеның 8нче көнендә) башлана. Бу көнне хаҗилар Мина үзәнлегенә баралар һәм шунда сөннәт буенча өйлә, икенде, ахшам, ястү, иртәнге намазларын укыйлар. 
Хаҗ сәфәре дәвамында тәҗрибәле төркем җитәкчеләре тарафыннан төрле укулар, дәресләр үткәрү каралган. Һәрбер намаздан соң кыска гына вәгазь, хаҗ тәртипләрен искә төшерү булачак, соңыннан кунакханәнең конференц-залында, экскурсияләр уза торган мәйданчыкларда вәгазь кичәләре үткәрү планлаштырыла. Сәфәр дәвамында, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Корбан бәйрәме көннәрендә корбан ашлары, мәҗлесләр үткәреләчәк. Күпчелек вәгазьләрне, аралашу-элемтәне татар телендә алып бару ниятләнә.

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, гомрә һәм хаҗ гыйбадәтләреннән буш вакытта, хаҗилар өчен автобус белән һәм җәяүле экскурсияләр үткәрү көтелә. Иң әүвәл алар хаҗ үтә торган урыннарны карап чыгачаклар, Пәйгамбәребезгә ﷺ Коръән иңгән һәм күпләгән вакыйгалар белән бәйле Нур, Хира, Сәүр тауларына, Куба, Ике кыйбла мәчетләренә, Пәйгамбәребезнең ﷺ йорты һәм Хәдичә анабыз җирләнгән урынга бару, төрле истәлекле вакыйгалар турында сөйләү көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Диния НәзарәтеКазаннан татарстанлыларның беренче ике төркеме хаҗга кузгалып китте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading