16+

Казанның 3 миллионынчы туристы билгеле булды

Татарстан башкаласы Казанга быелның августына 2 650 00 турист килеп китте. Ноябрьдә бу санның 3 миллионга җитү ихтималы фаразланды.

Казанның 3 миллионынчы туристы билгеле булды

Татарстан башкаласы Казанга быелның августына 2 650 00 турист килеп китте. Ноябрьдә бу санның 3 миллионга җитү ихтималы фаразланды.

Шәһәр мэриясе 3 миллионынчы туристны олы кунак сыйфатында зурлап кабул итәчәген белдергәч, башка төбәкләрдә яшәүчеләр арасында Казанга сәфәргә кузгалырга теләүчеләр тагын да артты.

– Быелның 1 октябреннән «Казанның өч миллионынчы туристы бул» дигән акция башлап җибәргән идек. Шушы вакыт эчендә акция сайтына Россиянең 94 шәһәреннән һәм Ереван белән Астанадан барлыгы 316 анкета-заявка керде, – дип таныштырды шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Мәрҗани урамындагы «Милли кухня театры» бинасында 1 ноябрьдә өч миллионынчы туристны ачыклау чарасы булды. Туристларның исем-фамилияләре һәм кәрәзле телефоннары язылган 316 кечкенә конверт лототронга салынды. Акциянең иганәче-хезмәттәшләре – «МегаФон» компаниясенең Татарстандагы төбәк бүлеге директоры Андрей Золотарев белән «Говермедиа плюс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Илнур Бәдретдинов барабанны әйләндерделәр.

– Барабан тагын да әйләнсенме, әллә җиттеме? – дип сорады Дарья Санникова.

– Әйләнсен! – дип аваз салды журналистлар.

Дарья Санникова лототронны янә дүрт-биш мәртәбә зыр әйләндергәннән соң, «кулларым калтырый хәтта» дип, конвертлар арасыннан берсен тартып чыгарды. Конверт эчендәге язуны укыгач, 3 миллионынчы туристның кем булуы игълан ителде. Ул – Мәскәүдән Дарья Чипур.

Гомумән, Мәскәүдән 34 кеше анкета-гариза җибәргән булган. Санкт-Петербург белән Екатеринбургтан 33әр гариза җибәрелгән. Башкортстанны аерым рәхмәт хисләрендә телгә алды Дарья Санникова. Казанның 3 миллионынчы туристы булу акциясендә Уфа шәһәреннән 53 кеше (анкета-гариза) катнашты. Ләкин бәхет Мәскәү шәһәре кызы Дарьяга елмайды.

Дарья Санникова, конвертта язылган кәрәзле телефон санын җыеп, Дарья Чипур белән элемтәгә чыкты.

– О-о, ышанасы килми хәтта. Сөенче өчен рәхмәт! – дип шатланды Мәскәү кызы. – Казанда бер мәртәбә булган идем, бик ошаттым. Тагын барырга исәпләп йөри идем, инстаграммда акция турында укыдым да билет сатып алдым.

Казанның 3 миллионынчы туристына аз да түгел, күп тә түгел 170 мең сумлык сый-хөрмәт күрсәтеләчәк. Программаны төзүдә 5 мең казанлы да катнашты. Алар кунакны «Шәһәр панорамасы»на, Чәк-чәк музеена, Кремль яр буена, Камал театрына алып барырга тәкъдим иткән.

– Кунак үзе сатып алган билет белән килә. Казанга килгәч, ул иң яхшы кунакханәгә бушлай урнаштырыла. Вертолетта очыш ясап, Казан югарыдан күрсәтелә, Казансуда катерда сәяхәт оештырыла, татар ашлары тәкъдим ителәчәк, – диде Дарья Санникова. – Бүләк тә биреләчәк, тик анысы әлегә сер.

– Бәлки, Дарья туташ татар ашларын яратмыйдыр. Алмашка башка халыкларның аш-сулары булырмы? – дип сорадым.

– Татар халкының искиткеч тәмле милли аш-суларын яратмый мөмкин түгел. Казанга чит илләрдән килгән туристлар татар ризыкларын бик яратып кабул итәләр. Казанда Европа халыкларының да, Азия халыкларының да милли аш-сулары әзерләнә, шунлыктан проблема юк. Казанга рәхим итсеннәр! – дип, русча да һәм татарча да җавап кайтарды Дарья Санникова.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading