16+

Казанның 42нче мәктәбенә Украинада һәлак булган Россия Герое Дамир Гыйлемханов исеме бирелде

Казан шәһәре Идел буе районының 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Россия Герое Дамир Гыйлемханов исеме бирелгән. Бу хактагы карарны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров имзалады.

Казан шәһәре Идел буе районының 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Россия Герое Дамир Гыйлемханов исеме бирелгән. Бу хактагы карарны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров имзалады.

Дамир Гыйлемханов Казанда 1999 елда туган, 42 нче мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлап көллияткә укырга кергән, биредә «сантехник җайланмаларны монтажлау һәм эксплуатацияләү,  вентиляция» белгечлеге буенча белем алган. 2019 елда Дамирны хәрби хезмәткә алалар. Соңрак егет килешү төзеп контракт буенча хезмәт итәргә кала. 

Ефрейтор Дамир Гыйлемханов Т-72Б1 танкы белән идарә итә. Җиденче мартта Татарстан егете Россия хәрбиләре төркеме составында Золотое шәһәре янындагы штурмда катнаша. Башта Дамирның танкы озак вакыт дәвамында алып барган һөҗүмгә каршы тора алган, әмма соңрак аның хәрби машинасын «Молотов коктейле» белән яндыралар. Экипаж ялкынны сүндерә ала. Украина ягыннан катнашучы биш танкның һөҗүменә каршы тора. Дамир аларның дүртесен юк итә, әмма, ни кызганыч, көчләр тигез булмаган сугышта Татарстан егете батырларча һәлак була.

Россия Президенты Указы белән Дамир Гыйлемханов үлгәннән соң Россия Герое исеменә лаек булды. Аны 15 апрельдә Казан янындагы Мамадыш трактындагы "Курган" зиратында җирләделәр.Казанской школе №42 присвоено имя погибшего на Украине Героя России Дамира Гилемханова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading