16+

Казанның Горький паркында киез итек киеп футбол уйнаячаклар

6 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Горький паркында үзенчәлекле футбол турниры узачак. Бу хакта Казанның Скверлар һәм парклар дирекциясе хәбәр итә.

6 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Горький паркында үзенчәлекле футбол турниры узачак. Бу хакта Казанның Скверлар һәм парклар дирекциясе хәбәр итә.

Турнирда шул ук туп, капка, командалар булачак, әмма бер аерма бар – уенчыларның аягында бутсы урынына киез итекләр булачак. Оештыручылар командаларны үзләре оештыра, ә бөтен кирәк-яракны, итекләрне дә кертеп, спортчыларга урында ук бирәчәкләр. Турнирда катнашу өчен алдан теркәлү кирәкми, бары тик футбол уйнау өчен уңайлы кием генә булсын. Ярышларга бөтен гаилә, компания яки сыйныф белән килергә мөмкин: җиңүче команданы бүләкләр көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading