Казанның танылган музыканты Камрад (Владислав) Листков вафат. Ул яман чир белән авырган.
Листков – 1995 елда оешкан “Листья травы” төркеме лидеры. “БИМ-Радио”да эшләде, ТНВ каналында “Джазовый перекресток” тапшыруын алып барды. Шулай ук берничә ел дәвамында “Йолдызлык” конкурсында жюри әгъзасы булды.
Комментарийлар