16+

Казанның «урта гасыр» урамында ниләр бар?

Эшкә мин еш кына Короленко урамыннан йөрим. Ямашев проспектыннан Черномор урамына кадәрге өлешенә Урта гасыр урамы дип исем бирергә була, мәгәр.

Казанның «урта гасыр» урамында ниләр бар?

Эшкә мин еш кына Короленко урамыннан йөрим. Ямашев проспектыннан Черномор урамына кадәрге өлешенә Урта гасыр урамы дип исем бирергә була, мәгәр.

Биредәге «Океан» базары ничә еллар тирә-юньгә чүп таратты. Тырыша торгач, шәһәр хакимияте андагы чатыр-киоскларны алдырды. Хәзер сәүдә капиталь булмаган заманчарак корылмаларда алып барыла. Шулар янына каймак-сөт сатучы авыл апалары да килеп сыена.

Кибет һәм базар тирәсендә чис­талык­ка таләп сизелә әле.
Короленко урамындагы 21нче йорттан башлап Черномор урамына кадәр нәкъ «урта гасыр»га эләгәсең. Мәгълүм булганча, урта гасырлардагы туганнарыбыз чүп-чарны тәрәзәдән генә ыргыткан, кайда табын корса, чүпне шунда калдырган. Ни кызганыч, Короленко урамының Ямашев проспектыннан Черномор урамына кадәрге өлешендәге күп катлы йортлардан көнкүреш чүпләрен тәрәзәдән генә очыручылар бар. Тәмәке төпчекләрен инде әйткән дә юк: аларын чиләкләп җыярга кирәк. Шаккатмалы хәл – Короленко урамындагы 21нче йорт янында иске-москы киемнәрдән чүплек «полигоны» үсә башлаган.

Лаврентьев урамында моннан да хәтәррәк чүплек бар. Шушы урамдагы 23нче мәктәп коймасы янында агач бо­так­ларыннан һәм көнкүреш калдык­ларыннан чүплек туплана. Бирегә хәтта сыер башына кадәр китереп ташлаганнар. Балалар чүплек яныннан мәктәпкә йөри.Бу чүплектәге сыер башы Адоратский урамы белән Лаврентьев урамы чатындагы базар «күчтәнәче» инде, әлбәттә.

Лаврентьев урамындагы 10нчы йорт почмагына, көнкүреш чүпләрен төрләренә аерып салу өчен, контейнерлар куелды. Тимер кәрҗингә пластик савытлар салабыз, кәрҗин бер атнада шыплап тула. Безнең көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю буенча җаваплылык шуның белән тәмамлана. Чүпне фатирдан ничек алып чыксак, шулай капчыгы белән контейнерга тондырабыз. Контейнерларга татар һәм рус телләрендә кайсы чүпләрне салырга кирәклеге язылган, тик аны уку да, чүпне аерып салу да юк шул.
Казанда ел башыннан ук көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю тәртибе гамәлгә кертелде югыйсә. Мәйданчыкларга контейнерлар куелды, ләкин таләпне үтәмибез.

Япониядә японнар иске дәфтәрнең тимеренә кадәр аерып җыя икән. Безгә әле бу дәрәҗәгә ерак. Казанга туристлар күпләп килә, алар шәһәрнең тарихи үзәгендә генә түгел, читтәге урамнарда да очрый. «Казан шапшак икән», дигән фикер калмасын иде чит ил кешеләрендә. Туристлар бер хәл, санитар-гигиена ягыннан чисталык үзебез өчен кирәк ләбаса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading