Россия перинаталь медицина белгечләре ассоциациясенең X конгрессы кысаларында Мәскәүдә "Беренче затлар" Бөтенроссия еллык премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте.
Конкурсның сайлап алу этабында илнең 36 шәһәреннән 50дән артык дәгъва кылучы катнашты. "Елның белем бирү проекты", "Ел шәхесе", "Ел ачышы", "Ел технологиясе" номинацияләрендә җиңүчеләргә сертификатлар, попечительлек һәм эксперт советларының махсус бүләкләре тапшырылды.
Казанның "1 нче шәһәр балалар хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе исә "Ел учреждениесе" номинациясендә җиңүче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар