16+

Казанның Совет районында яшәүчеләр җир тетрәве хакында хәбәр иткәннәр

Татарстанның коткаручылар хезмәтенә бер үк вакытта һәм бер үк районнан йорт селкенүе турында хәбәр килеп ирешә.

Татарстанның коткаручылар хезмәтенә бер үк вакытта һәм бер үк районнан йорт селкенүе турында хәбәр килеп ирешә.

Кичә сәгать кичке алтынчыда Бари Галиев урамындагы 16 йортта яшәүче 58 яшьлек ир җир тетрәве турында хәбәр итә. Тиз арада коткаручылар әлеге йортны тикшеререргә килеп тә җитә. Йортны карап чыкканнан соң, анда зыян килгән урыннар булмавы ачыклана.

Моңа охшаш хәбәр Новаторлар урамы, 9 йортта яшәүче бер хатын-кыздан да килеп ирешә. Эзләү-корткару хезмәткәрләре бу урамдагы 7 һәм 9нчы йортларны карап чыгалар. Бәхеткә, бернинди җимерелү билгеләре тапмыйлар.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading