Казан Кремле территориясендә урнашкан Сөембикә манарасы модернизацияләнгән мең сумлык банкнотаның икенче ягында пәйда булды, дип хәбәр итә Үзәк банкның матбугат хезмәте.
Яңартылган мең сумлык һәм биш меңлек банкнотлар 16 октябрьдә әйләнешкә кертелә, купюралар заманча дизайнда эшләнгән һәм көчәйтелгән саклау комплексына ия.
Аерым алганда, банкнотларда Россия Банкы сайты белән бәйләүче QR-код урнаштырылган, анда банкнотларның сәнгатьчә бизәлеше һәм чынлыгы билгеләре турында җентекле мәгълүмат урнаштырылган.
Модернизацияләнгән банкнотлар әйләнешкә әкренләп керәчәк һәм 1997 елгы банкнотлар белән беррәттән әйләнештә булачаклар, дип өстәделәр Үзәк банкның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар