16+

Казансу елгасында «Гаилә үзәге» янында батып үлгән егетнең гәүдәсе табылган

27 май көнне кичке якта ашыгыч ярдәм чакыртуның бердәм номерына баткан ир-ат ат турында хәбәр килә.

27 май көнне кичке якта ашыгыч ярдәм чакыртуның бердәм номерына баткан ир-ат ат турында хәбәр килә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 2нче номерлы зона эзләү-коткару отряды ир-атның гәүдәсен Казансу елгасында «Гаилә үзәге» янында тапкан. Яр буенда калган ир кеше сүзләренә караганда, аның энесе су коенырга теләп, елгага сикергән. 

Коткаручылар ярдан 30 метр тирәнлектә һәм 30 метр ераклыкта батып үлгән 29 яшьлек ир-атның мәетен табып алалар. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.Казансу елгасында «Гаилә үзәге» янында батып үлгән ир-атның гәүдәсе табылган

Фото: ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading