16+

“Кече Ватан мәдәнияты” проектының нәтиҗәле дәвамы көтелә

Россия хөкүмәте отставкага җибәрелүгә карамастан, партия үз эшен дәвам итә, үз өстенә алган йөкләмәләрне тормышка ашыра – бу хакта “Кече Ватан мәдәнияты” проектының нәтиҗәләре турында сөйләшкәндә әйтелде.

Россия хөкүмәте отставкага җибәрелүгә карамастан, партия үз эшен дәвам итә, үз өстенә алган йөкләмәләрне тормышка ашыра – бу хакта “Кече Ватан мәдәнияты” проектының нәтиҗәләре турында сөйләшкәндә әйтелде.

“Бердәм Россия” партиясенең әлеге проекты өч ел дәвамында эшләп килгән, ул үз эченә ике: “Театр – балаларга” һәм “Кече шәһәрләр театры” юнәлешләрен ала.

Аның нигезендә театрларга автобуслар алу да каралган, матди-техник ярдәмнән тыш, яңа режиссерлар, читтән белгечләрне чакыру мөмкинлеге дә ачылган – болар барысы да театрларның эшчәнлегенә һәм үсешенә нәтиҗә бирәчәк. Республиканың мәгариф программасы кысаларында белем бирү учреждениелары төзекләндерелсә, федераль проект кысаларында алар җиһазландырылачак.

“Кече шәһәрләр театры” юнәлеше буенча агымдагы елда 21 спектакль куелырга тиеш, шулай бу программа кысаларында Минзәлә театры автобуслы булачак. “Театр – балаларга” юнәлешендә исә 13 спектакль кую һәм Чаллы курчак театрына автобус алу каралган. 2020 елда ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилейлары билгеләнеп үтүен истә тотып, республика өчен әлеге мөһим вакыйгалар театрларның репертуарларында да чагылыш табылачак. Бу хакта үзенең чыгышында Татарстанның мәдәният министры урынбасары, партия федераль проектының республикадагы җәмәгатьчелек советы рәисе Юлия Әдһәмова белдерде. Финанслау күләме агымдагы елда 28 миллион сумга якын булачак, “Кече Ватан мәдәнияты” проекты кысаларында тормышка ашырылачак “Мәдәни мохит” милли проекты нигезендә биш мәдәният йорты төзү, модель китапханәләр булдыру каралган.

Шулай ук милли проект үз эченә Чаллы курчак театрын төзекләндерү һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеларын музыка кораллары белән тәэмин ителешне дә ала. Бу эшләргә бүлеп биреләчәк акчаның гомуми күләме 106 миллион сумны тәшкил итәчәк – шуның 60 миллионнан артыгы федераль бюджеттан булса, калганы республика өлешенә туры килә.

Республикадагы барлык музыка һәм сәнгать мәктәпләре буенча анализ ясап, кемнең нәрсәгә мохтаҗ булуын ачыклау бурычы куелды, дип хәбәр итте “Бердәм Россия” партиясенең федераль проекты буенча Татарстандагы координаторы Людмила Рыбакова. Якын арада мәдәният министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән берлектә әлеге мәктәпләрнең картинасы ачыкланачак.

“Казан яшь тамашачы театры” директоры Айгөл Горнышева әйтүенчә, моңа хәтле эшләп килгән проектның дәвамы булырмы дип кайгырып торганга күрә, аның быел да дәвам итәчәге турындагы хәбәр шатланып кабул ителгән. Өч ел эчендә балалар өчен 32 яңа спектакль куелган. Финанслауга килгәндә, агымдагы елны да кертеп, аның күләме 100 миллионга якын.  Беренче елда һәрбер театр 2,5 миллион сумга якын акча алса, калган елларда бу сумма 7,5 миллионга хәтле җиткән. Элек театрлар үз көчләре белән генә көн күрсә, бүген аларның читтәгеләрне җәлеб итү, исемнәре билгеле булган режиссерлар белән эшләү мөмкинлеге бар.

“Кече шәһәрләр театры” юнәлеше координаторы, Республиканың театр әһелләре берлеге рәисе Эльмира Фәтхуллина шулай ук әлеге проектның дәвамы булуы турындагы хәбәр иң мөһим хәбәрләрнең берсе булуын атап узды. Татарстанда бу проект кысаларында 8 театр катнаша, быелгы финанслау күләме 58 миллионны тәшкил итәчәк. Агымдагы елда 25 яңа спектакль куелачак. Моңарчы инде яңа автобуслар алынган, театр коллективларының төрле фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге пәйда булган.

Төрле премияләргә ия булучылар, лауреатлар бар – болар барысы да соңгы өч ел эчендә эшләнгән эшләрнең нәтиҗәлелеге турында сөйли. “Бердәм Россия” тормышка ашыра торган әлеге проект озак вакытка исәпләнгән репертуарларны планлаштыру мөмкинлеге бирә. Агымдагы елда әлеге театрлар тарафыннан 5 – чит ил, 9 – рус һәм 11 татар әсәрләре буенча спектакльләр куелачак. Буа театры Чаллыда узачак кече шәһәрләр тетарлары фестивалендә дә катнашачак.  

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading