16+

Кемгә курчак кирәк, кемгә – баян

Президент Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә шәхси сораулары булган халык белән очрашты, дип хәбәр ителә Татарстан Президентының рәсми сайтында.

Президент Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә шәхси сораулары булган халык белән очрашты, дип хәбәр ителә Татарстан Президентының рәсми сайтында.

Кешеләр Ил башлыгына үзләрен борчыган сорауларын биргән. Питрәч районыннан Эльза Хөснуллина татар курчакларын күпләп җитештерүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән. «Минем матурым», «Мин татар» дип исемләнгән курчаклар балаларда милли үзаң тәрбияли», – ди Эльза Хөснуллина.
Әлеге мөселман, татар курчаклары татар телендә сөйләшә. Намаз укырга өйрәтә. Проектның авторы бу курчаклар һәр татар гаиләсендә тәрбияләнүче балада булырга тиеш дип саный. Бу проект Президентка да ошаган, ул курчакларны балалар бакчалары аша таратуда теләктәшлек күрсәтергә кирәклеген әйткән.
Казаннан Лилия Сәмигуллина ике баласын ялгызы гына тәрбияли. Улы Әкбәр баянда оста уйный. Әмма улына баян сатып алырга хатынның финанс яктан мөмкинлеге юк. Тик уен коралыннан башка, улы камилләшә дә, төрле бәйгеләрдә катнаша да алмый. Шуңа да ул Рөстәм Миңнехановка бу мәсьәләдә ярдәм итүне сорап килгән. Президент ярдәме белән, Лилия ханымның улы Әкбәр баянлы да булыр, әле тагын музыка колледжына укырга керер дигән өмет тә бар.

Төрле халыкара олимпиадалар җиңүчесе Диана Гайнетдинова, Казанның 7нче гимназиясен тәмамлап, Мәскәүгә Икътисад югары мәктәбенә укырга кергән. Кыз Татарстанда олимпиадада җиңгән укучыларга шартлар булмауга борчыла.
– Кайбер олимпиадалар Казаннан ерактагы шәһәрләрдә уза. Күбесендә катнашу түләүле. Шуңа да белемле, югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны билгеләп узарга, игътибар үзәгеннән ычкындырмаска кирәклеген искәрттек, – ди Диананың әтисе Рөстәм Гайнетдинов.
Әлеге мәсьәләне Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырган.
Халык белән аралашу видеоконференция режимында да барган. Интернет аша Президент белән аралашучылар арасында Буадан бер мәктәп укучысы үз авылларында спорт мәйданчыгы булдыруны сораган. Мөслим районыннан берәү, күп балалы гаилә буларак, микроавтобус алуда ярдәм итүне үтенгән. Халыкны кабул итү вакытында яңгыраган мәсьәләләрнең берсе дә игътибарсыз калмаячак. Аларны хәл итү өчен, тиешле органнарга күрсәтмә бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading