16+

Кемгә - нәрсә, арчалыларга - мәдәният

31 август көнне "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия эстафетасы Арчага килеп җитте. Тукайны һәм тагын бик күп шәхесләрне биргән төбәк халкы белән очрашуга Дәүләт Думасы депутатлары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары Александр Сидякин һәм Илдар Гыльметдинов килде. Депутларга җиткергән теләк-наказлар төрле җирдә төрлечә. Арча районында сүз авыллардагы мәдәният учреждениеләренең хәле турында...

Кемгә -  нәрсә, арчалыларга - мәдәният

31 август көнне "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия эстафетасы Арчага килеп җитте. Тукайны һәм тагын бик күп шәхесләрне биргән төбәк халкы белән очрашуга Дәүләт Думасы депутатлары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары Александр Сидякин һәм Илдар Гыльметдинов килде. Депутларга җиткергән теләк-наказлар төрле җирдә төрлечә. Арча районында сүз авыллардагы мәдәният учреждениеләренең хәле турында...

Бу район Татарстанда иң күп клуб учреждениеләре булу белән хаклы рәвештә мактана ала. Соңгы елларда гына да республика программасы буенча районда алты күпфункцияле үзәк төзелде. Шулай ук мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү программасы да эшли. Аның буенча 2015 елда Наласа авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү үткәрелде. Быелның сентябрендә Ташкичү авылы халкын сөендереп, мәдәният йортында шундый төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Ә инде Утар-Аты авылы мәдәният йорты 2017 елның капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Бу төзекләндерү эшләрендә җирле хакимият һәм иганәчеләр дә күп көч куя. Алар ярдәме белән Апаз һәм Смак-Корса авылларында мәдәният йортлары яңартылды.

Районның мәдәният учреждениеләрендә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре киң колач белән баруга карамастан, авыл клублары мәсьәләсе актуальлеген югалтмый. Бүгенгесе көндә Арча районында 78 клуб бар. Аларның 70 процентының биналары 60-80 елларда ук төзелгән, иске, күбесе капиталь төзекләндерү сорый. Республика программасы күләме ел саен Татарстанның һәр районында 1-2 объектны төзекләндерергә мөкинлек бирә. Арча төбәге халкының әдәбиятка, сәнгатькә мәхәбәте, һәвәслеге беркемгә дә сер түгел. Шуңа да алар депутатлардан районның авыл мәдәният йортларын төзекләндерү өчен федераль финанслау юлларын табуны үтенделәр дә инде.

- Арча районы халкы бик дөрес мәсьәләләр күтәрә, - диде Илдар Гыйльметдинов. - Чынлап та, авыл өчен клуб ул - мәдәният учагы, тормыш үзәге. Республикабызда махсус программа эшләгәнгә күрә, бу өлкәдә хәлләребез Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, күпкә яхшырак. Әйе, бу илкүләм проблема һәм аны федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Арча халкы мөрәҗәгатен үзебезнең эш программасына алабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading