16+

Керәшен биюен башкара беләсезме? Килегез, өйрәтәбез!

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә бу юлы керәшен биюе буенча мастер-класс булачак. Ул 15 сентябрь көнне 17.30да «Татмедиа» бинасы янындагы скверда узачак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә бу юлы керәшен биюе буенча мастер-класс булачак. Ул 15 сентябрь көнне 17.30да «Татмедиа» бинасы янындагы скверда узачак.

Бу – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы була. Мастер-классны Казан Мэриясе «Туганайлар» керәшеннәрнең мәдәни-агарту газетасы белән берлектә уздыра.
Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак.
Чара барышында артистлар перформанс оештырачак һәм керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәк. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюенең төп элементларын өйрәнә алачак. Чарага керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе буенча барлыгы 10 мастер-класс үтте.
Казан мэриясе керәшен биюе буенча мастер-класска чакырып кала. Алдан хәбәр иткәнебезчә, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading