16+

«Кешедә үзенә ышанычны арттырабыз»

«Чәч тә күчереп утыртабыз, сакал да «үстерәбез», каш та ясыйбыз»

«Чәч тә күчереп утыртабыз, сакал да «үстерәбез», каш та ясыйбыз»

Чәч коелудан интегүчеләр бүген бик күп. Хатын-кызларны гына түгел, ир-атларны да бу проблема хафага сала. Көчле затлар арасында әлеге мәсьәлә кискенрәк тә төс йөртә әле. 
Чәчләрен бөтенләй югалтып, пеләш калучылар 30-40 процентка җитә. Бу бик күпләрдә комплекслар тудыра, үз-үзенә ышанычны киметә. Әмма бүгенге заманча технологияләр ярдәмендә проблеманы бер көн эчендә хәл итәргә мөмкин. Казанның «Аймед» клиникасы чәч күчереп утыртуда – алдынгыларның берсе. Бирегә бөтен Россиядән мөрәҗәгать итәләр. «Аймед» клиникасының баш табибы, табиб-хирург, медицина фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының хирургия кафедрасы доценты Айрат Файзелгаян улы Халирахманов белән чәч «үстерү» алымнары турында сөйләштек. 

– Чәч күчереп утырту бе­лән кызыксыну Сездә ничек бар­лык­ка килде?
– Чәч күчереп утырту буенча беренче операцияләрне мин 2011 елда ясый башладым. Ул чакта пластик хирурглар белән корамалы ысул кулланып эш иттек. Баш артыннан бер тире участогы кисеп алына да, бүлеп, башка җиргә күчереп утыртыла. 2013-2014 елларда мин чәчне җөйсез күчереп утырту ысулы белән актив кызыксына башладым. Шул чакта Төркиядәге коллегаларым белән элемтәләр җайлап, берничә тапкыр алар янына укытуга барып кайттым. 2015 елда инде беренче операцияләребезне үткәрдек. Шул вакыттан башлап, без тулаем шушы юнәлешкә кереп китеп, бүген  актив рәвештә мондый операцияләр ясыйбыз. Бу эшчәнлекне медицина университеты клиникасы базасында башлап җибәрдек, аннан соң дустымның шәхси клиникасында эшләдек. Ике ел элек, 2022 елның июлендә, нәкъ менә чәч күчереп утыртуда һәм трихологик дәвалауда махсуслашкан үз клиникам – «Аймед» ачылды.  Чәч күчереп утыртудан тыш, без сакал да «үстерәбез», каш та ясыйбыз, җөйләргә дә чәч күчереп утыртабыз. Шулай ук башка төр косметологик хезмәтләр күрсәтәбез. Әмма алар икенчел урындарак тора.

– Чәч күчертеп утырту технологияләрен Төркиядә үзләштердем, дидегез. Анда бу юнәлеш яхшырак үсеш алганмы?  
– Төркиядә бу юнәлеш массакүләм таралыш алган. Ул чакта мин мөмкинлегемнән чыгып эш иттем. Әмма база белемне Гарәп Әмирлекләрендә алганмындыр. Андагы коллегам мине бу эшчәнлекнең нечкәлекләре белән таныштырды, бик төпле киңәшләрен бирде, җиһазлар буенча консультация үткәрде. Моннан тыш, Америкада стажировка үттем. Шулай ук Грузия­дә дә укып кайттым. Мәктәп­ләр һәр илдә төрле, шуңа күрә аларның барысын да сынап карыйсым килде. Шул рәвешле, бербөтен пазл җыелды һәм чәч күчереп утыртуның көнбатыш моделе һәм төрек технология­ләре арасында баланс булдырылды. Бүген бу юнәлеш белән шактый гына клиникалар шөгыльләнә, әмма без үзебезне иң алдынгылар рәтендә дип саныйбыз. Дөньяда булган иң алдынгы технологияләрне кулланып эш итәбез. Һәр аерым очракта чәч күчереп утыртуның төрле ысуллары эшкә алына.

– Чәч күчереп утыртуга ниндидер әзерлек сораламы?
– Махсус әзерлек таләп ителми. Гадәттә, алгоритм түбәндәгечә: пациент Татарстанда яки якындагы төбәктә яши һәм консультациягә шәхсән килә ала икән, без аны башта үзебезгә чакырабыз, карыйбыз, эш күләмен, донорлык запасын бәялибез һәм алга таба эш итү рәвешен билгелибез. Әйтик, кайчак пеләшлек дәрәҗәсе бик зур һәм бер операция белән генә чикләнеп булмаска мөмкин. Кеше үзе килә алмый икән, онлайн консультация үткәрәбез. Чөнки географиябез бик киң – безгә Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдән дә бик күп мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта пациент җибәргән фотоларга карап, вазгыятьне бәялибез һәм үз нәтиҗәбезне чыгарабыз. Шуннан соң әзерлек алгоритмын һәм тапшырырга кирәкле анализлар исемлеген юллыйбыз. Чәч күчереп утырту урынын кояшка ашатмау, хроник авыруларның кискенләшмәгән булуы, ниндидер ялкынсынулар күзәтелмәве таләп ителә. Аннары пациент билгеләнгән анализларны тапшыра һәм әйтелгән көнне операциягә килә. Анализлар дигәндә дә, әллә нинди үзенчәлек­ле тикшерүләр таләп ителми. 

– Чәч күчереп утырту тыелган очраклар бармы?
– Әгәр дә тиредә ялкынсынулар булса, хроник авырулар кискенләшкән вакыт туры килсә, бу операцияне вакытлыча кичектереп тору өчен сәбәп булып тора. Шулай ук донорлык запасы бик аз булган кешеләр бар. Без бит яңа чәч үстерү белән шөгыльләнмибез. Бары тик булган чәчне бер урыннан икенчесенә күчереп кенә утыртабыз. Әгәр дә үз запасың булмаса, чәч күчереп утырту мөмкин түгел.  

– Чәч күчереп утыртуны озакка сузарга ярамый, проблеманы вакытында хәл итәргә кирәк дигән сүзме инде бу?
– Юк, бу очракта вакыт мәсьәләсе артык зур роль уйнамый. Донорлык зонасы тотрык­лы, ни генә булса да, билгеле бер дәрәҗәдә саклана. Без, әйтик, киресенчә, 35-40 яшендәге пациентларны яратабыз. Бу яшьтә гормональ фон тотрыклылана һәм чәч тә артык каты коелудан туктый.  Теориядә бу процессның дәвам итүе дә мөмкин. Әмма 40-42 яшьтә чәч коелу акрыная яки бөтенләй туктый дип санала.  

– Гомумән алганда, алопеция күренеше бүген никадәр еш очрый, бу проблема күпләрне борчуга саламы?
– Проблема бик киң таралыш алган. Безнең төбәктә ирләрнең 30-40 проценты, хатын-кызларның бераз азрагы алопециядән җәфа чигә. Һәм пеләш пациентлар исәбе арта гына бара. 

– Моның сәбәбе нәрсәдә соң?
– Бу процессның механизмы билгеле – башның өске өлешендә үскән чәчләрнең дигидротестостерон рецепторлары юк диярлек, маңгай-чигә тирәсендә исә бу рецепторлар бар һәм шушы гормон һөҗүме нәтиҗәсендә баш түбәсендәге чәчләр юкара һәм кое­ла башлый. Ләкин бу проблемага нәрсә башлангыч булып торуы әлегә кадәр ачыкланмаган. Төрле фикерләр бар. Генетик үзенчәлекләр, стресс кичерү, экология, туклану йогынты ясый дип санала. Безнеңчә, иң зур урынны стресс алып тора. Пациентларыбызның күбесе чәч югалту процессы армиядә хезмәт иткәндә, белем алу дәверендә, гаиләдә аңлашылмаучылыклар булган чорда башлануын билгели.

– Бүген чәч күчереп утырту юнәлеше илебездә никадәр үсеш алган, бу эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр күпме?
– Андый медицина үзәкләре шактый. Әмма Идел буенда без үзебезгә җитди көндәшләр күрмибез. Бу базарда инде шактый эшлибез, тәҗрибәбез дә зур. Эшебезне мөмкин булганча сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Һәр пациентка без гарантия бирәбез. Билгеле бер факторлар аркасында кайчак чәч берегеп китмәскә мөмкин. Бу очракта без бу урынга яңадан чәч өстибез. Мондый хәлләр еш булмый үзе, әмма без һәр пациентыбызның бу мәсьәләдә тыныч булуын телибез, шуңа уңай нәтиҗәне гарантиялибез. Бездә эшләгән һәр кешене без үзебез өйрәттек. Бу командалы эш, операциягә 3-4 хезмәткәр җәлеп ителә, аларның һәркайсы үз эшенең остасы булырга тиеш. 

– Чәч күчереп утырту процедурасы пациентлар тарафыннан авыр кичереләме?
– Операция җирле анестезия белән ясала. Пациентлар авыртуны сизми диярлек. Әйе, кемнәрдер анестезия кадау вакытында дискомфорт кичерә. Әмма бу нибары 5-7 минутны ала. Моннан соң ул бөтенләй диярлек берни сизми. Чәч күчереп утыртуга уртача 6-9 сәгать вакыт таләп ителә. Инде икенче көнне кеше эшкә чыга ала. Операция урынындагы кызыллык 5-10 көн сакланырга мөмкин, аннан соң визуаль яктан да барысы җайлаша.

– Ә яңадан чәчле булу бәхете кесә өчен кыйммәткә төшәме?
– Бу процедураның бәясе эш күләменә карап билгеләнә. Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, бездәге бәяләр адекват дәрәҗәдә. Без чәч күчереп утыртуны һәр кеше ясата алырлык итәргә тырыштык. Шул ук вакытта югары сыйфатны сак­лап калырга тырышабыз.  

Сайт: https://aimed-clinic.ru/?erid=2VtzqvQcBdS

Әңгәмәдәш – Гүзәл Камалова.

Реклама ООО «Аймед»

ТИСКӘРЕ ЙОГЫНТЫСЫ БУЛУЫ МӨМКИН, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ СОРАЛА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading