16+

Кешене бәрдереп, машинасын печән арасына яшергән

Сарман -Мөслим юлында Саклау-Баш авылы тирәсендә билгесез автомобиль җәяүлене бәрдергән.

Сарман -Мөслим юлында Саклау-Баш авылы тирәсендә билгесез автомобиль җәяүлене бәрдергән.

Авыр тән җәрәхәтләреннән ир кеше шундук җан биргән.

Машину йөртүче авария урыныннан качкан. Оператив эзләү барышында полиция басуда бәрелгән “Лада Приора” машинасын тапкан. Аның тәрәзәсенә “Тонировка – не преступление” дип язылган. Йөртүче машинаны печән арасына яшергән.

Үзе турында әлегә хәбәр юк. Социаль челтәрдә аның үзенә кул салуы турында сөйлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading