16+

КФУ «Фәнни десант» төшерә

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын билгеләп үтүне киң күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән башлап җибәрә. Бер ай буена – 25 октябрьдән алып 29 ноябрьгә кадәр – Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә зур фән бәйрәме үткәреләчәк.

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын билгеләп үтүне киң күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән башлап җибәрә. Бер ай буена – 25 октябрьдән алып 29 ноябрьгә кадәр – Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә зур фән бәйрәме үткәреләчәк.

Бу хакта матбугат конференциясендә КФУның PR һәм реклама департаменты җитәкчесе Ләйлә Мохтарова хәбәр итте. Университет 2016 елдан башлап, квартал саен «ПРОНаука» проектын гамәлгә ашырып килә. Быел оештыручылар аның географиясен киңәйтергә уйлый. КФУның 215 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, быел аны республикабыз район һәм шәһәрләрендә үткәрергә ниятлиләр, моның өчен барлыгы 18 район һәм шәһәр сайлап алынган.  Проект­ка «КФУның фәнни десанты» дигән исем дә бирелгән. Бер ай буе район һәм шәһәрләрдә университет галимнәре, укытучылары, фәнни хезмәткәрләре фәнни чаралар үткәрәчәк, алар төрле кызыклы лекция­ләрдән, мавыктыргыч интерактив уеннардан, викториналардан, һөнәри юнәлештәге мастер-класслардан, тәҗрибәләрдән гыйбарәт булачак.  Укытучылар һәм галимнәр фән дөньясындагы кызыклы яңалыклар белән уртаклашачак.

Чараларда катнашу бушлай, әмма аудиторияләрдә, мастер-классларда  һәм интерактивларда утыру урыннарының чикләнгән булуын исәпкә алып, оештыручылар катнашу теләге булганнарга алдан теркәлү кирәклеген искәртә. Моның өчен социаль челтәрдә «КФУның фәнни десанты» төркеме оештырыла, анда сылтамалар аша кереп, үзеңнең район-шәһәреңдә үтәчәк чарлар турында мәгълүмат алу мөмкин булачак.

«КФУның фәнни десанты» күчмә чаралары 30 ноябрьдә университетның икенче уку корпусында үтәчәк  ХI «ПРОНаука»  проекты белән төгәлләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading