16+

Кәгазь ана капиталы сертификатларны гамәлдән чыгарыла

2020 елдан ана капиталын алуга кәгазь сертификатлар электрон форматка алмаштырылачак, ә аналар турындагы мәгълүматларны санлы реестрга кертәчәкләр.

Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Склярага сылтама белән «Известия» яза.

Электрон сертификатларга күчү, аерым алганда, маткапиталга хокукны тизрәк рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук дистанцион эш итү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, электрон сертификатлар реестрга ачык керү шарты белән, ана капиталын кулланганда алдакчылар санын киметергә ярдәм итәчәк.

Экспертлар фикеренчә, беренче вакытта сертификатларның ике төре дә калырга тиеш, чөнки Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең барысы да компьютер грамотасына ия түгел, шулай ук бөтен җирдә дә Интернетка чыгу мөмкинлеге юк.

Анна Арахамия фотосы

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading