16+

Хаҗга бәяләр арткан

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән.

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән.

Шуның кадәрле мөселман Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хадж” аша Мәккә һәм Мәдинәдәге изге урыннарда гыйбадәт кылып кайта алачак, дип яза dumrt.ru. 2018 елда да хаҗга Татарстаннан 1800 мөселман барган иде. Россиянең гомуми квотасы да узган ел белән чагыштырганда үзгәрешсез калды һәм 20 500 урынны тәшкил итте.

2019 елда хаҗ сезонында нинди яңалыклар көтелә соң? Үзгәрешләр виза алу тәртипләренә кагыла: узган ел Согуд Гарәбстаны тарафыннан кертелгән электрон виза системасы камилләштерелә һәм Россия хаҗилары өчен аларны рәсмиләштерү җиңеләйтелә.

Моннан тыш, 2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе дә үзгәрде, ул валюталар һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле рәвештә уртача 5-7 процентка артты. Гомумән алганда, хаҗга юлламаның бәясе яшәү, самолет һәм автобуслардагы рейслар, азык-төлек һәм хезмәт күрсәтү исәбеннән формалаша. Шунысы куанычлы, “ДУМ РТ Хаҗ” программалары буенча хаҗ кылучы Татарстан мөселманнарының шактый өлеше юлламаларны узган сезон бәясе буенча сатып алып өлгергән инде – нәзарәтнең хаҗ операторы бәяләрне 2019 елның гыйнварына кадәр үзгәртмичә тотты.

Бүгенге көнгә Татарстан өчен бүлеп бирелгән квотаның гомуми саныннан якынча 80-85 проценты сатылып беткән. Гадәттә һәр ел саен квота изге рамазан ае башланганчы үзләштерелеп бетә, быел да “ДУМ РТ Хаҗ” операторы хаҗ кылучыларның исемлеген вакытында туплар, дип планлаштырыла. Шул ук вакытта 2019 елда Татарстанда, узган еллар белән чагыштырганда, хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading