16+

Хакимияткә – дәрес

Бүгенге вазгыять гади халыкның гына түгел, ә хакимиятнең дә эшчәнлегенә үзгәрешләр кертте.

Хакимияткә – дәрес

Бүгенге вазгыять гади халыкның гына түгел, ә хакимиятнең дә эшчәнлегенә үзгәрешләр кертте.

Белгечләр халыктан килгән шикаятьләр элек муниципаль дәрәҗәдә хәл ителсә, хәзер исә төбәк дәрәҗәсендәге җитәкчелеккә карата кызыксыну артты, дип саный. Бу хакта алар “Волга” экспертлар советы утырышында да фикер алышты.

- Без хәзер бик стандарт булмаган шартларда калдык. Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр хакимиятнең төрле тармакларында үзара эшчәнлекне ныгытуга корылган иде. Ә коронавирус белән килеп чыккан бу вакыйгалар моны тикшереп карый төсле. Хәзерге вакытта халык белән элемтәне ныгытырга, алар белән сөйләшергә, аңлатырга кирәк, - дигән фикердә Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов.

- Халыкның социаль көтүләре барлыкка килде. Шуңа да гражданнар хакимияткә сынап карый төсле. Җирле хакимиятнең мондый очракта максаты — үзләренең антирейтингларына тәэсир итә торган гамәлләр кылмау. Сәяси яктан безнең барыбыз да бер көймәдә икәнне күрсәтү дөрес булачак, - дигән фикерен җиткерде “Петербургская политика” фонды җитәкчесе Михаил Виноградов.

Сәясәтче Аббас Галләмов фикеренчә, җирле хакимият Мәскәү тарафыннан җитди контрольгә өйрәнгән.
- Мәскәү тарафыннан “үзегез хәл итегез” дигән әйбер күптәннән юк иде инде. Хәзер исә коронавирустан алып, төрле икътисади мәсьәләләргә кадәр ирек куела. Хәзер төбәкләрдәге хакимиятне мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр, - ди ул.


                                                                                                                                                           Лилия ЛОКМАНОВА.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading