16+

Халык фронты Президентка теләктәшлеген белдерде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 15 гыйнварда Федераль Җыенга еллык юлламасын Мәскәүнең “Манеж” күргәзмәләр үзәге залында 1300 кеше турыдан-туры тыңлады: депутатлар, министрлыклар һәм идарә тармагы вәкилләре, төбәк башлыклары, оешма җитәкчеләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре...

Халык фронты Президентка теләктәшлеген белдерде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 15 гыйнварда Федераль Җыенга еллык юлламасын Мәскәүнең “Манеж” күргәзмәләр үзәге залында 1300 кеше турыдан-туры тыңлады: депутатлар, министрлыклар һәм идарә тармагы вәкилләре, төбәк башлыклары, оешма җитәкчеләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре...

“Россия өчен” (“За Россию”) иҗтимагый халык фронты тарафыннан ил буенча тагын 1200 урында Президент чыгышын күмәк карау мөмкинлеге тудырылды. Россиялеләр ил башлыгы юлламасын Эльбрус тавында, аэропортларда, хастаханәләрдә, китапханәләрдә, шулай ук җәмәгать транспортындагы телевизорлар экраннары аша карый алды. “Роскосмос” дәүләт корпорациясе теләктәшлегендә Президент чыгышы видеоязмасы Халыкара космик станциядәге космонавтлар Александр Скворцов белән Олег Скрипочкага да барып ирештерелде.

Иҗтимагый халык фронты Татарстанда күмәк карауны Казан, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләрендә оештырды. Казан федераль университетының Медиа үзәгенә аналитиклар, югары уку йортлары укытучылары, “Россия өчен” халык фронтының төбәк бүлеге әгъзалары, җәмәгать активистлары, журналистлар һәм студентлар җыелды. Россия Президенты Владимир Путин әйткән мөһим сүзләр “Манеж” залында кул чабып кабул ителсә, Медиа үзәктә исә шунда ук җанлану тудырды.
Россиядә хәзер халык саны – 147 миллион кеше. Демографик хәлне яхшырту буенча күрелгән чаралар мәсьәлә кискенлеген бетерде. Президент әйткәнчә, проблема тулысынча чишелмәде, чөнки бүген 1990 еллардагы аз санлы буын гаилә кора. Димәк, бала туу кабат кими төшәчәк.

Владимир Путинның ясле урыннары барлыкка китерү, быелның 1 гыйнварыннан башлап, сабыйларга 7 яшькә кадәр пособие бирә башлау турындагы сүзләре хуплап кабул ителде. Шулай ук, 1-4 сыйныфлар укучыларын мәктәп ашханәләрендә кайнар аш белән тәэмин итү хәбәре дә яклау тапты. Бу тәртип 2023 елга Россиянең барлык төбәкләрендә дә кулланылырга тиеш.

Татарстан – илкүләм программаларны гамәлгә ашыруда иң актив катнашучыларның берсе. Кайбер төбәкләр программаларны үти алмый. Татарстан исә, узган елны илкүләм программалар нигезендәге эшләрне 98,6 процентка башкарып чыккан. Социаль юнәлешле эшләргә узган ел төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 26 миллиард сум акча тотылган.


Иҗтимагый халык фронтының төбәк бүлеге штабы әгъзасы Артур Николаев үзенең фикерләре белән уртаклашып, Татарстанның илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда зур тырышлыгын әйтте. Федераль бюджеттан ярдәм булмаса, республиканың үзенә генә эшләр башкару авырга туры килер иде, дип тә искәртте ул. Иҗтимагый халык фронты әгъзасы Андрей Медведев: “Элекке йөкләмәләрен дә үтәп бетерә алмаган төбәкләргә Россия Президенты юлламасындагы яңа бурычлар тагын да авыр йөк булып төшәчәк”, - дип шикләнә.

Президент Владимир Путинның илдә конституцион үзгәрешләр кертү турындагы сүзләренә карата КФУның конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков: “Конституцион үзгәрешләр булыр, мөгаен. Парламент хокукы арта, ләкин ил белән идарә барыбер дә Президент вәкаләтендә калачак дип уйлыйм”, - диде.

Иҗтимагый халык фронтының төбәк штабы әгъзасы Юрий Алаев фикер алышуларга йомгак ясап, Владимир Путин куйган бурычларны гамәлгә ашыруда бердәм тырышлык кирәк булачагына басым ясады.

- Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылыйбыз. Президент кушканча, без дөреслекне якларга һәм расларга, яшь буынны ватанпәрварләр итеп тәрбияләргә, Җиңү волонтерлары хәрәкәтен көчәйтергә тиешбез, - дип әйтеп үтте Юрий Алаев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading