16+

«Халыкның башка бер районда да болай җыелганы булмады»

2018 елның 7 июль көне Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы өчен бик зур истәлекле көн булып хәтердә калыр.

«Халыкның башка бер районда да болай җыелганы булмады»

2018 елның 7 июль көне Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы өчен бик зур истәлекле көн булып хәтердә калыр.

Бу көнне мәдәният йортыбызда Рәүф Юнысов һәм Нәсим Акмалның авылыбыз турында язылган «Чорлар кичкән Кичү ярында» исемле беренче китабын тәкъдим итү булып узды. Нәсим Акмал — журналист, аны күпләр белә. Китапның икенче авторы, авылыбыз егете белән дә таныштырып үтәсем килә.

Рәүф абый Юнысов 1947 елгы. Рәүф исеме бик зур мәгънәгә ия: мәрхәмәтле, тәүбәләрне кабул итүче дигәнне аңлата. Ул гомере буе шушы затлы исеменә лаеклы булырга тырышып яши. Мактаулы исемнәре санап бетергесез, Аның фәнни эшчәнлеге 96 гыйльми хезмәттә, 19 уку-методик кулланмада, шул җөмләдән 5 монографиядә урын алган. Ул – Россия Федерациясенең 13 уйлап табу патентына ия. «Татарстанның атказанган агрономы» (1983) исеменә лаек булган. Исеме «Татар энциклопедиясе»нә кертелгән. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты.
Авылыбыз мәчете дә Рәүф абый ярдәме белән төзелде һәм мәчеткә яшьли вафат булган якты күңелле Нәҗип абыйсының исеме бирелде.

«Бүгенге көндә Җир йөзендә гомер кичерүче Әдәмсу кешеләренең һәрберсеннән ата-баба, иман, туган тел, туган җир кебек төшенчәләрдән яралган шул тамырларны саклау, ныгыту таләп ителә. Шушы бурычыбызны үтәп яшәсәк кенә, киләчәгебез якты булачак!» – ди китап авторы.

Әйе, Рәүф абыйның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Китапны кулыма алу белән, күңелем тулды – ниһаять, безнең авыл тарихы да буыннан буынга күчәчәк! Ә инде укый башлагач, күңелгә «Бу китапны изге Коръән белән янәшә куярлык!» дигән уйлар килде. Туган авылыма күптән кайтканым юк иде, бу чарага кайтмыйча кала алмадым. Ярый әле, кайтканмын дип сөенеп туя алмыйм.

Авылыбызның тарихын беләм дип йөргән идем... Юк икән, без дөрес белмәгәнбез. Бу китапка барын да тәфсилләп, архивлардан эзләп табып дөресен яза һәм безгә ныклап аңлата якташыбыз! Авылыбыздагы халыкның туганлык нәсел җепләрен төгәл итеп күрсәтергә тырыша. Бу хезмәте өчен аңа бик тә рәхмәтлемен! Аның бу изге эшенә сокланмаган кеше юктыр! Китапны авылдаш булмаган танышларыма күрсәткәч, эчтәлеген бераз сөйләгәч, алар да соклануларын белгертте. «Бигрәк бәхетле сез», – дип әйтүчеләре дә булды. Әйе, бик кирәк иде бу китап! Шунысы кызганыч, аны әти-әнием күрә алмады... Авылыбыз өчен минем дә әти-әнием зур хөрмәткә лаек кеше иде, тик гомерләре генә бик кыска булды....

Бәйрәм чарасы концерт программасы белән бергә үрелеп барды. Яшь, талантлы, тыйнак җырчы егетебез Марат Фәйрушинның да нәсел җебе безнең авылга тоташа. Авылыбыз гимнына әйләнеп баручы «Шушы яктан, шушы туфрактан без» (Клара Булатова сүзләре, Фәрит Хатыйпов көе) җырын үзенең моңлы тавышы белән халык күңеленә җиткерде. Аны тыңлагач, шушы җырга авылыбыз матурлыгын күрсәтеп, клип та төшерелсә иде дигән теләк туды.

Җәйге кызу эш вакыты булуга карамастан, мәдәният сарае шыгрым тулы иде. Бик күп чараларга, очрашуларга йөрүче талантлы журналист Нәсим Акмал да: «Әдәмсә үзенең халкы белән горурлана ала, болай оешып, халыкның башка бер районда да җыелганы булмады. Халык китап укый бит, шуңа күңел сөенә», – диде.

Авторларга, чараны оештыручыларга, килгән кунакларга яраткан газетам аша чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Яратыйк авылыбызны, өйрәник тарихын, балаларга-оныкларга мирас итеп калдырыйк! Авылыбыз зур, аның тарихын бер генә китапка сыйдыру мөмкин түгел, киләчәктә киңәйтелгән тарихлы яңа китапны кулга алырбыз әле дигән өметтә калам. Аллаһы Тәгаләбез шушы изге эшкә ярдәмен бирсен, исәнлек-саулыктан аермасын.

 
Зөлфирә Гайнатуллина, Алабуга шәһәре.

Фото: novoshishminsk.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading