16+

Хастаханәдән чыгарырлар дип өметләнгән, ләкин реанимация ярдәм итмәгән...

Казанда танылган туган якны өйрәнүче Лев Жаржевский 76 яшендә вафат булды.

Казанда танылган туган якны өйрәнүче Лев Жаржевский 76 яшендә вафат булды.

Якынча мәгълүматлар буенча, коронавирус инфекциясеннән соң өзлегү аның үлеменә сәбәп булган.

«Дүшәмбегә каршы төндә Республика клиник хастаханәсендә Лев Моисеевич Жаржевский вафат булды, аңа 76 яшь иде. Аны 4 октябрьдә хастаханәгә салганнар, узган атнада ул хәле яхшыруын сизгән, хастаханәдән чыгарырлар дип өметләнгән, әмма ялларда хәле тагын начарланган. Реанимациянең ярдәме тимәгән...», - дип хәбәр итте «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин «Казанские ведомости» газетасына.

Лев Жаржевский гомере буе кешеләрне Казанның тарихы белән таныштырды, Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында аны күпсанлы очерклары дөнья күрде, блоглар алып барды. Күпләр аны Дикобр Бобровский тәхәллүсе буенча белә.

2019 елда публицистның «О казанской старине и не только» дигән китабы басылып чыкты. Әле күптән түгел генә дөнья күргән «Романтика старых расписаний» дигән җыентыгы аның соңгы китабы булды.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading