16+

Бер хатын ирен һәм ике баласын суя да, өен җыештырып, кино карарга чыгып китә

Беренчел мәгьлүматларга караганда, ире аның аерылышырга җыенган.

Беренчел мәгьлүматларга караганда, ире аның аерылышырга җыенган.

Владивостокта яшәүче хатын-кыз ирен һәм өч баласының икесен үтерә, ә аннары тыныч кына кинотеатрга чыгып китә.

Фаҗига кичә, 29 апрельдә булган. 40 яшьлек ир-ат хатынына аның белән аерылышырга һәм үзе белән биш яшьлек өч баласын алып, аерым яшәргә теләвен әйткән. Шуннан соң хатын, кулына пычак алып, ирен, шулай ук ике баласын суйган: өченчесе, бәхеткә, бу вакытта балалар бакчасында булган. Ир-атның гәүдәсен кан таралмасын өчен целлофан пакетка салган, балаларның үле гәүдәләрен сумкаларга салган. "КП" хәбәр иткәнчә, сабыйларның муеннарында тирән яралар табылган, әнисе аларның башларын кисәргә тырышкан булса кирәк. Үтерүдән соң хатын-кыз фатирны җыештырган һәм кинога чыгып киткән.

Фаҗига хакында күршеләре аша билгеле булган: ул фатирдан килгән начар искә игътибар иткән, ишекне берәү дә ачмаган, шул вакытта ул үлгән ирнең әтисенә шалтыраткан, ул бирегә килеп, фатирны ачкан.

Хатын-кызны кинотеатрда тоткарлаганнар.Җинаять эше кузгатылган, берничә экспертиза билгеләнгән, шул исәптән шикләнелүченең психик халәтен билгеләү өчен, дип хәбәр итә җирле тикшерү комитеты. Әтисе, туганнары үлеменнән һәм әнисен кулга алганнан соң гаиләдә тәрбияләнгән өченче малай Приморьеда тернәкләндерү үзәгенә урнаштырылган, дип хәбәр яза ТАСС.

"Беренчедән, үтерү вакытында өченче бала балалар бакчасында булган. Хәзер ул тернәкләндерү үзәгенә китерелгән. Барлыгы гаиләдә бер үк көндә туган өч бала ике ир һәм кыз бала тәрбияләнгән", - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, гаилә элек опека органнары игътибарына эләкмәгән, имин дип саналган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading