16+

Хатынын, ике баласын соңгы юлга озаткан бакчачы Фарсель абый Зыятдинов авыр хәлдә

Бакчачы, язучы Фарсель Зыятдинов инсульт булып дүшәмбе көнне Республика клиник хастаханәсенә эләккән.

Хатынын, ике баласын соңгы юлга озаткан бакчачы Фарсель абый Зыятдинов авыр хәлдә

Бакчачы, язучы Фарсель Зыятдинов инсульт булып дүшәмбе көнне Республика клиник хастаханәсенә эләккән.

Аның хәлен бик авыр дип бәялиләр. Фарсель Зыятдиновның хатыны Венера ханым белән гаилә дуслары Ләбиб Лерон телефоннан сөйләшкән.

«Табиблар тиешенчә дәвалый, бөтен кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән. Әмма бик авыр хәлдә. Бөтен өмет Аллаһ Тәгаләдә. Могҗиза булса гына дип торабыз», — дип әйткән Венера ханым.

Фарсель абый хатыны Фирая апаны, ике баласын соңгы юлга озаткан. Хәзер ул Венера ханым белән тормыш итә иде. Ике улы исән, өч оныгы бар. Ул 1937 елның 1 июнендә туган.

Фарсель Зыятдиновның савыгуын теләп калабыз.

Фарсель Зыятдинов авыр язмышы хакында "Интертат"ка интервью да биргән иде. "Фирая белән кызыбызны югалттык. Фирая бертуктаусыз елады. Мине зиратка алып барды: «Юк, ул үлмәгән, күрергә телим», — дип туфракны тырный башлады. Шуның белән сәламәтлегенә зур зыян китерде. Ундүрт ел элек ул да гүр иясе булды", - дип сөйләгән иде ул.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading