16+

Хәбәрсез югалган унтугыз сугышчы туган ягына “кайтты”

Сугыш кырында башын салган 19 якташыбыз, 19 чаңгычының җәсәде  барлык кануннар буенча Түбән Кама шәһәрендә җир куенына иңдерелде. 

Сугыш кырында башын салган 19 якташыбыз, 19 чаңгычының җәсәде  барлык кануннар буенча Түбән Кама шәһәрендә җир куенына иңдерелде. 

Бөек Ваттан сугышында һәлак булып, хәзергә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә  исәпләнгән  19 тататрстанлы туган якларына “кайтты”. Сугыш кырында башын салган 19 якташыбыз, 19 чаңгычының җәсәде  барлык кануннар буенча Түбән Кама шәһәрендә җир куенына иңдерелде. 


257 нче номерлы укчы дивизиясенең 80 нче чаңгычылар аерым батальоны Бөек Луки шәһәрен азат итүдә катнаша. 1941 елның декабрь аенда фашистлар Мәскәүгә якынлашканда, Казанда 80 нче чаңгычылар батальоны формалаша. Әлеге батальонга солдатларны бик нык сайлап алалар һәм өч атна дәвамында чаңгыда йөрергә өйрәтәләр. Аларның максаты — дошман гаскәрләренең юлына аркылы төшеп, немецларны коралсыз калдыру була.  Сугышчылар 300 чакрымны чаңгыда уза. Башта бар да әйбәт кенә, план буенча бара. Әмма кырыс табигать шартлары нәтиҗәсендә, 576 кешенең бары 180 се генә исән килеш тиешле ноктага кадәр барып җитә. 

... “Поиск” эзләүчеләр отряды Псков өлкәсендә һәлак булучыларны бик озак эзли. Якташларыбызның туганнарын да ДНК ярдәмендә генә ачыклыйлар. Ә менә 4 солдатның әле дә булса туганнары табылмаган. Димәк, эзләү отрядының эшләре әле дәвам итәчәк. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading