16+

Хөкемдарлар карары Россияне финалсыз калдырды

Хоккей буенча яшьләр арасында узучы Дөнья чемпионатының ярымфиналында Россия командасы АКШка 2:1 исәбе белән оттырды.

Хөкемдарлар карары Россияне финалсыз калдырды

Хоккей буенча яшьләр арасында узучы Дөнья чемпионатының ярымфиналында Россия командасы АКШка 2:1 исәбе белән оттырды.

Җыелма команданың баш тренеры Валерий Брагин сүзләренчә, Россия хоккейчыларының мөмкинлеге ике тапкыр күбрәк булуга карамастан, АКШ ике алка кертеп, исәпне саклау өчен генә көрәште. Ул уенчыларны тәнкыйтьләми. Хәзер төп максат – аларны бронза өчен булачак уенга әзерләү. Безнекеләрнең анда көндәше – Швейцария командасы, алар ярымфинлада Финляндиягә җиңелде. Баш тренер америкалылар капкасына кергән голны санамаган хөкемдарларның карарын шикле дип атады. “Без анда чиста гол керттек, мондый уеннарда беренче гол мөһим рольне уйный”.
Соңгы тапкыр Россия командасы яшьләр Дөнья чемпионатын 2011 елда откан иде.

Фото: ftbl.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading