16+

Хәрби операциягә бармау максатыннан белә торып җәрәхәт алган өчен җинаять җаваплылыгы яный

 Хокук белгече хәрби операциягә бармау максатыннан белә торып үзенә җәрәхәт алган өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәткән.

 Хокук белгече хәрби операциягә бармау максатыннан белә торып үзенә җәрәхәт алган өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәткән.

Белгеч хәрби операциягә бармау максатыннан белә торып җәрәхәт алган өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтә
Хокук белгече хәрби операциягә бармау максатыннан белә торып үзенә җәрәхәт алган өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәткән, дип яза “Комсомольская правда”. Үз-үзенә аңлы рәвештә җәрәхәтләр ясау мобилизациядән качу омтылышы буларак бәяләнәчәк.

Моның өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексында штраф, мәҗбүри эшләр яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган, дип кисәтә хокук яклаучы, «Школа призывника» хокук яклау оешмасы директоры Алексей Табалов. Әгәр дә җәрәхәт очраклы рәвештә алынуын исбатлый алса, хезмәттән кичектерү вакытлы булачак, дип билгеләп үтә белгеч. “Әгәр, мәсәлән, аңлы рәвештә кулыңны сындырсаң, бу шундук качарга тырышу буларак бәяләнәчәк, бу җинаять маддәсе. Һәм кул сәламәтләнгәнчегә кадәр күп дигәндә ярты елга кичектереләчәк. Табиблар тернәкләндерү чоры тәмамлануын әйткәч тә, сезне алачаклар, ди ул.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading