16+

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”нең быелгы соңгы чарасы – керәшен биюе буенча мастер-класска килми калмагыз

Иртәгә «Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә керәшен биюе буенча мастер-класс үткәреләчәк. Төгәлрәге, 20 сентябрь көнне 17.00дә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда (Декабристлар урамы, 2) керәшен биюе буенча мастер-класс узачак. Бу – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы. Мастер-классны Казан Мэриясе «Туганайлар» керәшеннәрнең мәдәни-агарту газетасы белән берлектә уздыра.

Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак.

Чара барышында артистлар перформанс оештырачак һәм керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәк. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюенең төп элементларын өйрәнә алачак. Чарага керү ирекле.

Билгеле булганча, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре соңгы ел дәвамында актив алып барыла. 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында барлыгы 14 мастер-класс үткән иде. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе буенча барлыгы 10 мастер-класс үтте.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт”нең быелгы соңгы чарасы – керәшен биюе буенча мастер-класска килми калмагыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading