16+

"Хәтер бакчасы" акциясенә кушылып, син дә агач утырт

Казанлылар “Хәтер бакчасы” («Сад памяти») акциясенә кушылып, үз участокларында агачлар утырта ала.

"Хәтер бакчасы" акциясенә кушылып, син дә агач утырт

Казанлылар “Хәтер бакчасы” («Сад памяти») акциясенә кушылып, үз участокларында агачлар утырта ала.

 


Әлеге акция Россия буенча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырыла.  27 млн һәлак булучы истәлегенә 27 млн агач утырту планлаштырыла. Бу чара игьлан ителгәннән бирле, 3 миллионга якын агач утыртылган инде.


Санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә һәм "таҗлы вирус" инфекциясе таралу куркынычы аркасында, акциягә дистанцион рәвештә кушылырга мөмкин. Моның өчен, үз участогыңда агач утыртырга һәм садпамяти2020.рф сайтында акциянең интерактив картасына үзеңнең "Хәтер бакчасы" («Сад памяти») урыны турында мәгълүмат бирергә кирәк. Ә фотоларны исә, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДом хештегы белән урнаштырырга киңәш ителә, дип хәбәр итә  Россия урман хуҗалыгы агентлыгы.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, бу акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading