16+

"Хәзер аларның әниләре бар!"

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллинның гаиләсе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенә кушылды. Әлеге чара кысаларында Апас районының Иске Юмралы авылында яшәүче Айрат Рәхмәтуллинның күп балалы гаиләсенә ярдәм итәргә булды алар. 

Рәхмәтуллиннар гаиләсендә 3 бала тәрбияләнә. Яңа уку елы башланыр алдыннан Рафис Хәбибуллин балалар белән аралашты һәм аларга яңа киемнәр бүләк итте.

2022 елны әниләре фаҗигале рәвештә һәлак булганнан соң, өч балигъ булмаган бала ятим калган. Рафис Хәбибуллин якташларын бәладә калдырмады. Апас районы башлыгы белән бергә ул әлеге гаиләгә килеп, балалар өчен бүләкләр тапшырды.

Гаилә башлыгы Айрат Рәхмәтуллин балаларны ялгыз тәрбияләргә мәҗбүр була. Бәхеткә, аңа якыннары ярдәм итә. Күптән түгел гаиләдә яңа әни пәйда булган, хәзер балалар аның яныннан китми дә.

Рәхмәтуллиннар гаиләсе Хәбибуллиннарның игелекле гаиләсенә зур рәхмәт белдерде.
"Тырышып укыгыз, әти-әниләрегезне һәм укытучыларыгызны тыңлагыз! Балалар мәктәпкә шатланып барсыннар!- диде Рафис Хәбибуллин алар белән хушлашып. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading