16+

Киң таралган халык медицинасы чараларын табиб файдасыз дип атаган

Аларны белеп кулланырга кирәк, дигән Мясников.

Аларны белеп кулланырга кирәк, дигән Мясников.

Табиб Александр Мясников «О самом главном» программассына россиялеләр арасында киң таралган берничә халык медицина чарасының файдасыз булуын әйткән.

Аныңча, салкын тигән вакытта, борын тыгылганда сарымсак һәм суган согы берничек тә булыша алмый. Алар киресенчә борын куышлыгын ярсыта гына.

Борынны кайнар бәрәңге пары өстендә җылыту грипп симптомын гына бетерергә булыша, салкын тиюне дәваламый ди.

Ангинаны керосин ярдәмендә дәвалау исә куркыныч та.

Ашказаны авыртканда һәм гастрит вакытында кәбестә согының файдасы юк. Мин халык медицинасы чараларына каршы түгел, әмма аларны белеп кулланырга кирәк, дигән Мясников.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading