16+

Кибермошенник кешеләрне талау өчен хатын-кыз булып кыланган

Ростов өлкәсендә хатын-кыз булып кыланган һәм банк счетларыннан акчаларны үзенә күчереп көн күргән ир-атны тоткарлыйлар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Ростов өлкәсендә хатын-кыз булып кыланган һәм банк счетларыннан акчаларны үзенә күчереп көн күргән ир-атны тоткарлыйлар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат телефон номерлары базасын сатып алган һәм аларга СМС-хәбәрләр җибәргән. Абонентларга хәбәр ителгәнчә, "аларның банк карталары вакытлыча эштән туктатылган, шуңа күрә күрсәтелгән телефон буенча ашыгыч рәвештә шалтыратырга кирәк", дип яза РЕН ТВ әлеге хәл турында.

Хафага төшкән кешеләр язылган телефон буенча шалтырата башлыйлар, сөйләшү вакытында мошенник тавышын үзгәртә һәм хатын-кыз булып сөйләшә. Үзен банк хезмәткәре итеп тә күрсәтә. Ул зыян күрүчеләрне банк карталарының бар реквизитларын әйтеп бирергә күндерә, шуннан соң ышанган кешеләрнең барлык акчаларын үзенә күчереп куя. Алдакчы кулыннан 20 кеше зыян күргән, китерелгән зыянның суммасы 460 мең сумнан арткан. Ачыкланганча, җинаятьче элегрәк Пермь кешесе булган. "Яшәү урыны буенча тентүләр барышында фигуранттан 150 сим-карта һәм ике мобиль телефон алынган", - дип хәбәр итә Волк.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading