16+

"Кичке утлар" картаерга ирек бирми

Үзләре җырчы һөнәрен сайламасалар да, гомер буе җырдан аерылмаган өлкәннәребез шактый. Әнә шундый сәнгатькә гашыйк затларның берсе - Гөлсимә Сөләйманова (уңнан икенче). «Юность» мәдәният сараенда эшләп килүче «Кичке утлар» ансамбленә ул оешкан елларыннан ук йөри. - Гөлсимә ханым, Сарман ягы - моңлы як, диләр. Җитмәсә Сез Илһам Шаки­ров белән бер...

"Кичке утлар" картаерга ирек бирми

Үзләре җырчы һөнәрен сайламасалар да, гомер буе җырдан аерылмаган өлкәннәребез шактый. Әнә шундый сәнгатькә гашыйк затларның берсе - Гөлсимә Сөләйманова (уңнан икенче). «Юность» мәдәният сараенда эшләп килүче «Кичке утлар» ансамбленә ул оешкан елларыннан ук йөри. - Гөлсимә ханым, Сарман ягы - моңлы як, диләр. Җитмәсә Сез Илһам Шаки­ров белән бер...

Үзләре җырчы һөнәрен сайламасалар да, гомер буе җырдан аерылмаган өлкәннәребез шактый. Әнә шундый сәнгатькә гашыйк затларның берсе - Гөлсимә Сөләйманова (уңнан икенче). «Юность» мәдәният сараенда эшләп килүче «Кичке утлар» ансамбленә ул оешкан елларыннан ук йөри.

- Гөлсимә ханым, Сарман ягы - моңлы як, диләр. Җитмәсә Сез Илһам Шаки­ров белән бер мәктәптә (Яңа Бүләк авылында) белем алгансыз. Ул чакларда аның җырларын ничек кабул итә идегез?
- Ул бездән алдагы сыйныфларда укыды. Илһам клубта, мәктәптә генә түгел, мин тәрбияләнгән балалар йортында да чыгышлар ясый иде. Аны һәркем йотлыгып тыңлады. Үзем дә кечкенәдән җырлап йөри башладым.

- Балалар йортында тәрбияләндем, дисез. Ятимлек ачысын татып үсү дә моңлы итмәдеме икән?
- Бәлки анысы да дөрестер. Мин биш яшемдә - әнидән, сигез яшемдә әтидән калдым. Мине башта Иске Теләнчедәге балалар йортына бирделәр. Аннары Яңа Бүләк авылына күчерделәр. Ул авылның табигате кочагында яшәгән кешеләр дә моңсыз булмый торгандыр.

- Сәнгатькә тартылуыгыз очраклы түгел алайса.
- Яшьтән җырларга ярат­канлыктан, мәктәптән соң Казанга юл тоттым. Ул ва­кытта консерваториягә ­ке­рер­гә соңга калган идем инде. Композитор Җәүдәт Фәйзи филармониягә ансамбльгә барырга тәкъдим итте. Әмма өскә кияргә юньле киемем булмау сәбәпле, анда барыр­га уңайсызландым. Һөнәр училищесын тәмамлап, заводка эшкә урнаштым. Шул вакытта Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында Суфия Шаһиева җитәкләгән хорга йөри башладым. Паркларда, ял йортларында, районнарда чыгышлар ясый торган идек. Аннары җитәкчебез Суфия апа пенсиягә китү сәбәпле, хор таралды. Мин эшли-эшли театр училищесында да белем алдым. 60нчы еллар башында Күчмә театрга артист итеп алдылар үземне. Анда «Әниемнең чал чәчләре», «Хәзрәт үгетләргә килә», «Уеннан уймак», «Сәрвиназ», «Хаҗи әфәнде өйләнә» һ.б. спектакльләрдә уйнарга өлгердем. Ә инде кияүгә чыккач, Әлмәт якларына китеп барырга туры килде. Анда да мәдәни чаралар оештыру белән мәшгуль булдым, концертлар алып бардым. Соңрак без Казанга кире әйләнеп кайттык.

- Элекке хорның дәвамы буларак, «Кичке утлар» хорын оештыру идеясе кай­чан туды?
- Моннан ун ел элек ­баянчы Наил Бариевка ул ­турыда әйткәч, «Ай-һай, булырмы икән?» - дип ике­лә­неп калган иде. Шул чагында үземнең оештыру тәҗрибәмне эшкә җигәргә туры килде. Рус хоры җитәкчесе Луиза Гафиятуллинаны чакырып китердек. Аннары җырларга яратучыларны чакырып, тукталышларга белдерүләр ябыштырып йөрергә туры килде. Шуннан соң берәм-берәм җыела башладылар. Репертуарыбыз Рөстәм Яхин, Риф Гатауллин, Фәтхерахман Әхмәдиев кебек композиторларның җыр­лары белән баеды. Әнә шун­нан бирле үзешчәннәр «Кичке утлар»ны саклый.

- Сезне һәрвакыт шәһәр күләмендә уздырыла торган төрле чараларда күрәбез. Җыр сезгә нәрсә бирә?
- Без төрле мәдәни чараларда, телевидение тапшыруларында катнашып киләбез. Җыр безне яшәтә. Хәния Газизова, Равия Ганиева Рауза Закирова, Фидания Яхина, Илдус Хәбибрахманов, Сания Исхакова кебек җырчыларыбызны коллективның ветераннары дияргә була. «Юностъ» мәдәният сарае директоры Азат Фазылҗанов төрле кызыклы чаралар уйлап таба. Ул безнең өчен күптән түгел «Дуслык күпере» оештырды. Әтнәдәге ансамбль белән очраштырып, алар белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык.

- Коллектив ун еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Шул уңайдан сезгә ярдәм кулы сузучылар бармы?
- Шул ук Азат Фазыл­җа­нов безне һәрвакыт ярдә­меннән ташламый. Үзебезгә яңа ­киемнәр тектерергә җыена. 18 декабрьдә «Юность» мәдәният сараенда юбилеебызны билгеләп үтәчәкбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading