16+

Киләчәктә электрон сайлауларга күчү - кичектергесез

Тамырлары Татарстаннан булган сәяси технолог Марат Бәширов Татарстанда сайлауларның тыныч мохиттә узуын билгеләп узды.

Киләчәктә электрон сайлауларга күчү - кичектергесез

Тамырлары Татарстаннан булган сәяси технолог Марат Бәширов Татарстанда сайлауларның тыныч мохиттә узуын билгеләп узды.

Сәяси технолог агитацион плакатларның ике телдә язылуын, бернинди пафоссыз, сайлауларның тыныч узуын ассызыклады.Ул шулай ук бүгенге сайлауларны күзәтүдән тыш, визитның икенче максаты – 2021 елда Дәүләт Думасына булачак сайлауларны прогнозлау булуын да искәртте.

Сәяси технолог яшьләрнең күпчелек электрон сайлауларга өстенлек бирүен билгеләп үтте. “Сайлаучыларның составы турында сүз башласак, 10 елдан соң без аларның составы үзгәрәчеген аңлыйбыз. Цифрлы технологияләрнең алга китүе исәбенә киләчәктә яңа структура һәм яңа масса булачак. Электрон сайлауларга күчү кичектергесез һәм бу халыкны күбрәк җәлеб итәчәк”, - диде сәяси технолог. Ул шулай ук сайлауларда катнашуның һәркемнең гражданлык бурычы булын да искәртеп узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading