16+

Килгән саен «чебеш» чыгармыйлар

Хәзер элемтәләрдә “тимер киртәләр” юк. Теләгең һәм әлбәттә акчаң булса, дөньяның теләсә-кайсы иленә барырга мөмкин.

Килгән саен «чебеш» чыгармыйлар

Хәзер элемтәләрдә “тимер киртәләр” юк. Теләгең һәм әлбәттә акчаң булса, дөньяның теләсә-кайсы иленә барырга мөмкин.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан таможнясы җитәкчесе Альберт Мавликов таможняга кагылышлы хәбәрләр һәм кагыйдәләр белән таныштырды. Быелның 4 аенда гына да “Казан” аэропортында 212 мең 464, ә “Бегишево” аэропортында 6 мең 107 халыкара очышлар пассажирларына хезмәт күрсәтелгән.

Татарстанлылар кыш - Вьетнамга, Таиландка, ә җәйге айларда Төркиягә, Грециягә, Туниска, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Кытайга аеруча актив йөри.

Халыкта: ”Күршенең тавыгы да күркә булып күренә”, - дигән әйтем бар. Чит илләрдә чакта да күз әле бер, әле икенче әйбергә төшә. Ләкин, һәр кызыккан нәрсәне илгә алып кайтырга яки алып чыгарга ярамый. Мәсәлән, утлы һәм салкын кораллар, наркотиклар йөртү тыела.
 
- Кайбер кешеләр таможня таләпләрендә билгеләнгән күләмнәрдән күбрәк итеп,  йә запас частьләр, йә алкоголь продукциясе, йә тәмәке ташый. Май бәйрәмнәрендә генә дә товар күләмнәре таләбен бозган очракларга 16 административ эш кузгатылды, ә ел башыннан 239 кеше административ штрафка тартылды,-дип искәртте таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов.

Чит илгә барганда алып чыгарга яки алып керергә рөхсәт ителгән (тыелган) товарлар исемлеге  белән Федераль таможня хезмәте сайтында танышырга була. Евразия Таможня берлеге кабул иткән таләпләр белән дә танышу мәслихәт. Казаннан көнкүреш инкубаторын Таҗикстанга алып чыгарга җыенган бер пассажир туктатылган. Евразия Таможня берлеге таләпләре буенча көнкүреш инкубаторын декларация тутырмыйча алып чыгарга ярамый. Декларация тутыргач, рәхим итеп алып чыгып кит инкубаторны. Таҗикстан кешесе дә аэропортта декларация тутырган, мәсәлә уңай хәл ителгән.

- Бер үк кешеләрнең эзлекле рәвештә запас частьләр, көнкүреш инкубаторы йөтүләре шулай ук шик астына алына. Кемдер һаман саен инкубатор ташый икән, димәк, бу товар коммерция максатында ягъни сату өчен алынган. Коммерция максатларында, билгеләнгән нормалардан күбрәк итеп, товар ташу тыела, - диде Альберт Мавликов.

Авиапассажирларга шәхси кулланыш өчен 10 000 евро бәяләрендә һәм 50 килограммнан артмаган авырлыкта товар йөртергә рөхсәт. Әгәр бәя яки авырлык әлеге чикләрдән узса, таможня пошлинасының  30 проценты күләмендә өстәмә түлисең. Декларация тутырмыйча 200 данә сигарет,  яки 50 сигара, яки 250 грамм тәмәке-табак алып керергә була.
Шәхси акчаларны никадәр күләмдә алып керүгә яки алып чыгуга чик куелмаган, әмма акчаң 10 000 АКШ долларыннан артса, язма декларация тутырылырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading