16+

Киләсе елда БДИ тапшыру графигы билгеле булды

2020 елда БДИ тапшыру графигы билгеле булды. Киләсе елда имтиханнар тапшыру 25 майда башланачак һәм 16 июньдә тәмамланачак.

2020 елда БДИ тапшыру графигы билгеле булды. Киләсе елда имтиханнар тапшыру 25 майда башланачак һәм 16 июньдә тәмамланачак.

25 май- география, рус әдәбияты, информатика;
28 май- рус теле;
1 июнь - базалы һәм профиль математика;
4 июнь- тарих, физика;
8 июнь - җәмгыять, химия;
11 июнь – чит телләр (сөйләм теленнән башка), биология;
15, 16 июнь – чит телләр (сөйләм теле).

Киләсе елда БДИны инглиз, француз, немец, испан һәм кытай телләреннән тапшырып булачак. 

Дәүләт имтиханнарын алдан бирү 20 мартта башлана. 2019 елда  ел мондый мөмкинлектән 27 мең кеше файдаланган. Төп агымда исә 750 мең кеше тапшырган. 

20 март-география  һәм рус әдәбияты;
23 март- рус теле;
27 март- базалы һәм профильле математика;
30 март-  чит телләр (сөйләмнән башка), биология, физика;
1 апрель-  чит телләр (сөйләм);
3 апрель- җәмгыять белеме, информатика;
6 апрель- тарих, химия.

Моннан тыш, имтиханнарны резерв көннәрдә дә тапшырырга мөмкин. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading