16+

Киләсе елдан айлык түләүләр арта

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда айлык субсидия һәм дотацияләр алу хокукына ия булган кешеләргә айлык түләүләр артачак.

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда айлык субсидия һәм дотацияләр алу хокукына ия булган кешеләргә айлык түләүләр артачак.

Моңа дару сатып алу һәм җәмәгать транспортында йөрү дә керә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган бу карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.
Карарда 2019 елдан хезмәт ветераннарына һәм республика дәүләт бүләкләренә ия булучыларга айлык түләүләрне 466 сумнан – 486 сумга, тыл хезмәтчәннәренә 696 сумнан 726 сумга кадәр арттыру турында билгеләп үтелә.
Мәктәпкәчә яшьтәге ятим балаларга субсидияне 8,3 мең сумнан - 8,6 мең сумга кадәр, ә укучылар өчен 9,5 мең сумнан 9,9 сумга кадәр арттырачаклар.
Индексация ятим балаларга юлда йөрү һәм күп балалы гаиләдәге балалар өчен дарулар сатып алу өчен бирелә торган субсидия күләменә дә кагылачак. Ирләре алимент түләүдән баш тарткан ялгыз хатыннарга түләүләр 460 сумнан 480 сумга кадәр артачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X