16+

Кино төшереп, акча эшлә

Татарстанда «Ребенок в мире прав» – «Бала – хокук даирәсендә» республика конкурсы бара.

Татарстанда «Ребенок в мире прав» – «Бала – хокук даирәсендә» республика конкурсы бара.

Бәйгедә 6 яшьтән башлап балалар, 30 яшькә кадәрге яшьләр үзләре генә дә һәм иҗат төркеме сыйфатында да катнаша ала. Фильмның вакыты ике минуттан артмаска тиеш, бу – катгый таләп.
Темасы: балалар хокукларын яклау; бала хокукын пропагандалау; балаларга һәм яшьләргә хокук белемнәре җиткерү-өйрәтү; рухи-әхлакый тәрбия. Видеороликта әдәпсез күренешләр, сүзләр һәм реклама эчтәлегендәге текстлар кулланырга ярамый.

– Татарстан Президенты теләктәшлегендә «Бала – хокук даирәсендә» конкурсы инде 2014 елдан бирле оештырыла. Тәүге тапкырында бәйгегә республиканың 33 районыннан һәм шәһәреннән 159 иҗат эше җибәрелгән иде. Узган ел 44 муниципаль районнан һәм шәһәрдән инде 736 иҗат эше каралды. Фильмны профессиональ камерада төшерү мәҗбүри таләп түгел, гап-гади телефонда һәм фотоаппаратта төшерсәң дә ярый. Видеоролик рус телендә һәм, әлбәттә, татар телендә дә була ала. Матур итеп татар телендә төшерелгән роликларның да конкурста катнашканы бар, – диде Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
Республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, балаларга хокук тәрбиясе бирү ягыннан, бу конкурсның зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

– Балалар хокук белемнәрен өйрәнеп үссеннәр, – диде министр.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы да теләктәш.
– Мәгариф учреждениеләренә конкурс турында хәбәр ителде. Конкурста мәктәпләр генә түгел, ә балалар интернат-йортлары һәм балалар бакчалары да актив катнаша, – диде республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифасын башкаручы Жанетта Сорокина.
Республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Анна Захматова белән «Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы» иҗтимагый оешмасы директоры Екатерина Согрина сүзләренә караганда, «Бала хокук даирәсендә» конкурсы балалар һәм студентлар арасында шактый популяр.

Видеоязманы һәм заявканы 20 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил аппаратына электрон рәвештә җибәрергә яки CD дискта, DVD дискта, флешкада китерергә кирәк. Адрес: 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61нче йорт (2нче кат); e-mail: rebenok-v-mire-prav@yandex.ru.

–Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү 20 ноябрьдә – Бөтендөнья бала көнендә Казанда булачак, – диде Гүзәл Удачина.

Җиңүче дип табылган 10 ролик авторына дипломнар һәм 20шәр мең сум премия тапшырыла. Тамашачылар мәхәббәтен яулаган видеоролик авторына да диплом белән 10 мең сум бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X